Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды «Яңа Юраш» агрофирмасы җаваплылыкчысы булды. Алабуга районы авыл хуҗалыгы оешмасына чәчү эшләренә әзерлек өчен 10 млн. сум акча бирелде.
Агрофирма бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар җитештерү, сату һәм үстерү белән шөгыльләнә. «Авылда эшмәкәрлек» программасы буенча кредит акчалары 2020 елгы чәчү эшләренә әзерлеккә алынган.
Гарантия фонды 5 млн. сумга җаваплылыкчы булды, «АК БАРС» Банк ГАҖ заем акчаларын бирде.
Предприятие директоры Хәлил Сабирҗанов сүзләренә караганда, бүлеп бирелгән акчалар зур ярдәм булып тора: «алынган сумманың 90% ы ягулык-майлау материалларына, калганнары үсемлекләрне саклау чараларына тотылачак. Чәчүгә көздән үк әзерләнә башлыйбыз: минераль ашламалар һәм орлыклар сатып алабыз. Әмма ягулык-майлау материалларының чәчү һәм урып-җыю эшләренә тотылуы бик зур. Шуңа күрә без алган акчалар безгә бик ярдәм итә. Чөнки зур уңыш алу өчен барысын да вакытында эшләргә кирәк, ә чәчү башланганда, оешманың кереме гадәттә җитми, һәм без барысын да өлгертер өчен кредит алабыз», – дип аңлатты ул.
Моңа кадәр Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта 2019-2021 елларга КУЭ илкүләм проекты буенча авыл эшкуарларына гомуми ярдәм суммасы 1,097 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Шулардан 418,8 млн. сумын республика 2019 елда ук алачак, 2020 елга 327 млн.сумнан артык һәм 2021 елга 351 млн. сумлык ярдәм каралган.
Исегезгә төшерәбез, «Авылда эшкуарлык» - Татарстан Республикасы Гарантия фондының ташламалы программасы. Аның катнашучылары да авыл эшмәкәрләре. Әкаваплылыкның максималь суммасы 5 млн. сум тәшкил итә. Гарантия Фонды кредит суммасыннан 70% ка кадәр җаваплылыкчы булып тора.
2019 елның беренче яртыеллыгында, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБОсы директоры Тимур Тимергалиев сүзләренә караганда, әлеге программа буенча 30 млн.сумга якынча 20 әкаваплылык бирелгән. Авыл эшкуарларының гомуми кредит суммасы 130 млн. сум тәшкил иткән.
Моннан тыш, бүген Татарстанда авыл эшкуарларына авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алуга киткән чыгымнарны каплауга грантлар һәм субсидияләр кебек финанс ярдәме төрләре дә бар.
Авыл җирлегендә эшләүче барлык кече һәм урта бизнес субъектлары дәүләт ярдәменә исәп тота ала.