2019 елның 15 июлендә Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый үсеше буенча иң яхшы практика һәм инициативаларның Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү башланды.
Конкурс Россия Федерациясе субъектлары территориясендә социаль-икътисадый проблемаларны уңышлы практика һәм социаль-икътисадый үсеш инициативаларын сайлап алу, тасвирлау, ачыклау һәм тарату аша хәл итү максатларында үткәрелә.
Конкурста Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимияте органы, җирле үзидарә органы, дәүләт яисә муниципаль оешма, Россия Федерациясе субъекты яисә муниципаль берәмлек катнашында предприятие вәкилләре катнаша ала.
Гариза кысаларында тапшырылган практика 2018 елда Россия Федерациясе субъекты территориясендә гамәлгә ашырылырга тиеш.
Конкурста 8 номинация тәкъдим ителгән: «төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык», «шәһәр үсеше һәм инфраструктура», «экология һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт», «туризм һәм мәдәният», «бизнеска ярдәм итү һәм экспортны үстерү», «социаль иминлек», «фән һәм мәгариф», «цифрлы үсеш».
Гаризалар кабул итү һәм теркәү 2019 елның 15 июленнән 31 августына кадәр түбәндәге сылтама буенча үткәрелә: https://konkurs.smarteka.org/
Гаризалар түбәндәге сылтама буенча кергән методик рекомендацияләрнең № 3 кушымтасы нигезендә тутырыла: https://asi.ru/investclimate/practices_sed/#docs (гаризалар бирү һәм тутыру турында видео-күрсәтмә крауд-платформада тиешле бүлектә урнаштырылган).
Бәйге алты этапта уздырылачак:
1 этап: 15 июль-31 август - Россия Федерациясе субъектларында Конкурсның төбәк этабы, крауд-платформада практикалар урнаштыру, иҗтимагый бәяләү;
2 этап: 1 Сентябрь-30 сентябрь - Төбәк конкурс комиссиясе тарафыннан бәя бирү, конкурс координаторының алдан үткәреләчәк экспертизасы (премодерация) ;
3 этап: 1 октябрь-31 октябрь - Россия Федерациясе субъектларының крауд-платформада тавыш бирүләре;
4 этап: 1 ноябрь-15 декабрь - крауд-платформада Россия Федерациясе субъектларының тавыш бирүләрен узган проектлар конкурсының эксперт жюрие тарафыннан тикшерүе һәм экспертиза аша үткәрүе, конкурс финалистларын билгеләү һәм конкурсның Попечительләр советы өчен тәкъдимнәр әзерләү.
5 этап: 15 декабрь-25 гыйнвар - Попечительләр Советы тарафыннан конкурста җиңүчеләрне билгеләү;
6 этап: Россия инвестицион форумы кысаларында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү (Сочи шәһәре).
Конкурста катнашу өчен җибәрелгән региональ гаризаларны кабул итү буенча җаваплы структур бүлекчә - Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицияле эшчәнлек бүлеге, тел. (843) 524-90-42.