РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин "Биосфера-Фиш" уникаль балык үрчетү комплексында булып кайтты

2019 елның 14 июле, якшәмбе

Россия Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Лаеш муниципаль районының «Кышкы горка» поселогындагы «Биосфера-Фиш» балык үрчетү комплексында булып кайттылар.

Проект Татарстанда 2017 елның августыннан «балык хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырыла, ул илнең балык ресурсларын саклауга юнәлдерелгән.⠀

Хәзерге вакытта проектның икенче чиратындагы җиһазларын монтажлау эшләре бара.

"2018 елның декабрендә «Биосфера-Фиш» ҖЧҖенә «Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясеннән» еллык 6 процент белән 192,7 млн сум күләмендә ташламалы лизинг финанслау башлатылды», - дип әйтеп узды Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Бу акчага «Гипрорыбхоз» АҖ җитештергән балык үрчетү хуҗалыгы өчен ябык су белән тәэмин итүче 14 җайланма сатып алына. Җиһазлар өлешләп кертелә һәм урнаштырыла, финанслау траншлар белән уза».

Комплекс 5 млн чөгә балыгы, 1 млн форель маймычы һәм 50 тонна осетрин алу өчен проектланган.

2019 елның мартында «Биосфера-Фиш» ҖЧҖ шулай ук Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы линиясе буенча еллык 5 елга 6,5% белән 200 млн.сум күләмендә ташламалы финанслау алды («Программа 1706»).

Проектның төбәктә аналогы юк. Җитештерү Татарстан базарын җирле җитештерүдәге сыйфатлы балык продукциясе белән тәэмин итеп кенә калмыйча, Идел-Кама төбәгендәге су объектларының биоресурсларын да тулыландырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International