Архангельск өлкәсендә «Алабуга» махсус икътисади зонасы филиалын ачу мөмкинлеге турында уйлыйлар.
Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе арасында хезмәттәшлек перспективалары турында Архангельск өлкәсе Хөкүмәтендә 2019 елның 10 июлендә фикер алыштылар. Очрашу Архангельск өлкәсе губернаторының инвестицион сәясәт буенча урынбасары Алексей Никитенко рәислегендә узды.
Очрашу барышында катнашучылар махсус икътисадый зоналарны үстерүдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
- Архангельск өлкәсе өчен мондый хезмәттәшлек форматы регионда махсус икътисади зоналар өчен каралган барлык ташламалар да кертеләчәк территория булдыру мөмкинлеген аңлата. Дәүләт МИЗ резидентлары өчен, чыннан да, бик киң преференцияләр җыелмасы тапшыра. Бу инвестор һәм бизнес вәкилләре өчен байтак файда китерә, – дип аңлатты Алексей Никитенко.
Перспектив вариантларның берсе буларак, Алексей Никитенко Архангельск өлкәсендә «Алабуга» махсус икътисади зонасы филиалын ачу мөмкинлеген билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, мондый төбәкара хезмәттәшлек ике субъектның инвестицион җәлеп итүчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән үзара файдалы кооперациянең менә дигән үрнәге булырга мөмкин. «Алабуга» МИЗ үсешенең уңышлы тәҗрибәсе бу эшне башлап җибәрү өчен көчле нигез булачак.
Исегезгә төшерәбез, «Алабуга» МИЗ 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча федераль дәрәҗәдә максималь югары бәя алды.
Бүген «Алабуга» МИЗда 60 резидент бар. Шул ук вакытта күп кенә ширкәтләр Россия Федерациясенең башка төбәкләре территориясендә үз эшчәнлекләрен масштаблау һәм җитештерү нокталарын ачу белән кызыксыналар.
Татарстан Республикасы һәм Архангельск өлкәсе арасындагы фикер алышу нәтиҗәсе исә уртак проект өчен туры килә торган мәйданнарны табу буенча уртак эшнең башлануы булды. Яклар атна саен оператив мәгълүмат алмашу турында килештеләр, бу куелган бурычны кыска вакыт эчендә үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Перспектив юнәлешләр исемлеген формалаштыру белән беррәттән, хезмәттәшлек турында килешү проектын әзерләүне башлау планлаштырыла.