Татарстан интеллектуаль милекне капиталлаштыру буенча пилот төбәк булу мөмкинлеген тикшерә.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында интеллектуаль милек хаккының бәясен бәяләү буенча фикер алыштылар. Катнашучылар интеллектуаль милек базарын үстерү проблемаларын һәм ысулларын тикшерделәр.
Фикер алышуда икътисад министры урынбасары Индира Киреева, «Федераль сәнәгать милке институты» ФДБУ Халыкара кооперация үзәге киңәшчесе Дарья Шипицына, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО директоры урынбасары Илнур Сираев һәм Татарстан Республикасы банк һәм бәяләү оешмалары вәкилләре катнашты. Шулай ук кредитлау өчен залог сыйфатында матди булмаган активларны җәлеп итү тәҗрибәсе белән ТР Машина төзелеше кластерының матди булмаган активларын үстерү комитеты җитәкчесе, «КОРА-Универсал» ҖЧҖ директоры Евгений Коган уртаклашты.
Интеллектуаль милеккә хак портфеле булган компанияләргә финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләләре «кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектына кертелгән. Проект кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте «Федераль бюджеттан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына интеллектуаль милеккә хак алу өчен кредитлар алу белән бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» карар кабул итте. Механизм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан КУЭ Корпорациясе белән берлектә эшләнгән һәм залог күләменең гомуми суммасыннан кимендә 50% булган кредит килешүе белән гариза бирүче өчен процентларның бер өлешен гарантияләгән һәм түләгән өчен чыгымнарны кайтаруны күз алдында тота.
Әмма интеллектуаль милек хаклары портфеленә ия булган компанияләргә финанс ярдәме күрсәтү механизмы әле җайга салынмаган.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева билгеләп үткәнчә, күпчелек кредит менеджерларының тәҗрибәсе булмавы һәм интеллектуаль милек хаклары белән ничек эшләргә кирәклеген аңламаулары кискен проблемаларның берсе булып тора.
Мондый кредит бирүне үстерү өчен банкларда билгеле бер технологик өлкәдә проектлар агымы зур булырга тиеш һәм мондый проектлар буенча залогларны бәяләүдә компетенцияләр формалаштырылмасы мөһим. Бу активларның ликвид базары формалашырга тиеш. Әмма, мондый «идеаль» шартлар әлегә юк.
Бу юнәлештә нинди эш алып барылуы турында Татарстан Республикасы Гарантия фонды җитәкчелеге сөйләде. Узган ел Фонд үз патентларыннан керемнәрне генерацияләүче эшмәкәрләр белән эшли башлаган һәм «сәнәгать үсеше» программасын төзегән. Программа интеллектуаль милек нигезенә заем финанславын җәлеп итүче индустриаль (сәнәгать) парк, сәнәгать мәйданчыклары, технопарк, махсус икътисадый зона, УКСИҮТ һәм кече вә урта эшкуарлык субъектлары резидентларына кагыла.
«Предприятиеләрне һәм кредит оешмаларын Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Роспатенттагы хезмәттәшләрем белән бергә эшләргә чакырасым килә. Татарстан Республикасы киләчәк икътисадының бу мөһим юнәлешен үстерүдә пилот регион булырга һәм барлык мөмкин булган ярдәм чараларын, шул исәптән интеллектуаль милекне капиталлаштыруга бәйле ысулларны кулланырга тиеш», - дип ассызыклады Индира Киреева.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Россия субъектларыннан беренче булып Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Роспатент белән Татарстан Республикасында интеллектуаль милек өлкәсен үстерүгә ярдәм итү кысаларында хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйды.
Татарстан Республикасында Россиядә бердәнбер «интеллектуаль милек базарын үстерү, интеллектуаль милек өлкәсендә дәүләт сәясәтен үстерүгә, интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә хокук белән идарә итүне камилләштерүгә, технологияләр трансферын тәэмин итүгә һәм республикада уйлап табу эшчәнлеген стимуллаштыруга юнәлдерелгән» ярдәмче программасы гамәлгә ашырыла.
Ярдәмче программа кысаларында уздырылган чаралар нәтиҗәләре буларак, 2018 елда республикада интеллектуаль милекнең барлык объектлары буенча гаризалар саны артты. Уйлап табуларга гаризалар саны 5,5% ка, файдалы модельләргә 13% ка, сәнәгать үрнәкләренә 3,7% ка, товар билгеләренә 34% ка арткан.
Үткәрелә барган эш нәтиҗәләре буенча Татарстан 2018 елда Россия Федерациясе төбәкләренең инновацияле үсеше рейтингында Россия Инновацион регионнары Ассоциациясендә катнашучы төбәкләр арасында 1нче урынны саклап калды.