Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Россия Федерациясе Президентының 2018 елның 7 маендагы Указы белән куелган икътисадый бурычларны хәл итү барышына багышланган парламент тыңлауларында чыгыш ясады.
Министр урынбасары үз чыгышында Татарстанда корылган 2030 Стратегиясе милли проектларны гамәлгә ашыру белән синхронизацияләнгән булуын билгеләп үтте.
«Стратегиянең һәр бүлегенә төгәллекләр кертелүгә карамастан, аның төп өстенлекләре һәм стратегик максатлары үзгәрешсез калды, - дип ассызыклады Олег Пелевин. - Үзгәрешләр милли проектларны гамәлгә ашыру белән синхронлаштыруны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта илкүләм проектлар өч юнәлеш буенча бүленә: кеше капиталы, яшәү өчен уңайлы мохит һәм икътисади үсеш. 2015 елда ук 2030 Стратегиясенә нәкъ менә шушы өч өстенлек салынган иде».
Стратегиягә үзгәрешләр Татарстанда яшәүче һәм эшләүче кызыксынган якларның киң даирәсен җәлеп итеп күп яклы диалог кысаларында кертелде. i.tatarstan2030.ru дигән махсус сайт булдырылды. Республикада яшәүче һәр кеше үзенең стратегик инициативасын сайтта калдыру мөмкинлегенә ия булды. Ул эшли башлаганнан бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов тарафыннан 3,5 меңнән артык инициатив тәкъдим алынды. Халык тәкъдим иткән сорауларның күбесе исәпкә алынды.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Андрей Кутепов сишәмбе көнне «Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Боерыгы белән билгеләнгән икътисадый бурычларны хәл итүнең барышы турында» парламент тыңлауларын уздырды. Чарада Федерация Советы Рәисе урынбасарлары, Россия Федерациясе Президенты Аппараты, федераль һәм региональ хакимият органнары һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.