Көзен КДЭУ нигезендә циркуляр икътисад үзәге ачылачак

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген Казан дәүләт энергетика университетында Финляндиянең «СИТРА» тикшеренүләр һәм үсеш Милли Фонды Баш киңәшчесе Тимо Макелның циркуляр икътисадның дөньякүләм юнәлешләре турында ачык лекциясе узды.

Тимо Макела - әйләнә-тирә мохит белән идарә итү, финанслар, тотрыклы үсеш, чиста технологияләр һәм яшел үсеш буенча эксперт. Бүген ул әйләнә-тирәлеккә минималь ташламалар белән яңартмалы ресурслардан максималь файдалануга, беренчел чималны куллануны минимальләштерүгә һәм күмүгә җибәрелә торган калдыкларның күләмен киметүгә нигезләнгән, йомык цикл икътисады турында сөйләде.

Лекциядә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, шулай ук республиканың башка министрлыклары, ведомстволары, предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты

Көзен КДЭУ нигезендә циркуляр икътисад үзәген ачу планлаштырыла. Ул кайбер кызыксынган Татарстан һәм фин оешмалары һәм предприятиеләре белән берлектә «СИТРА» фонды тарафыннан булдырыла. Үзәк студентлар һәм мәктәп укучылары өчен циркуляр икътисад буенча белем бирү курслары эшләү, әлеге өлкәдә оешма һәм ведомство хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм сәнәгатьнең барлык тармакларында яшел технологияләр булдыру буенча фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнәчәк.

"СИТРА» милли тикшеренүләр һәм үсеш фонды 1967нче елда төзелгән һәм дәүләтнең инновацион сәясәтенең төп юнәлешләрен формалаштыручы баш орган буларак эшли, турыдан-туры фин парламентына буйсына. Фондның бурычы булып Финляндиянең тотрыклы, баланслы үсешенә, ил икътисадын үстерүгә, аның дөньякүләм конкуренциягә сәләтлелеген һәм халыкара хезмәттәшлеккә ярдәм итү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International