Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кайсы шәһәрләрдә һәм тармакларда үзмәшгульләр ешрак теркәлүенә мониторинг үткәрде. 8 июль мәгълүматларына карасак, 5 920 үзмәшгуль граждан теркәгән Казанның лидер булуын күрербез.
Яр Чаллыда 1 800 дән артык, Түбән Кама районында 736, Әлмәт районында 644, Яшел Үзән районында 620, Алабуга районында 427 үзмәшгуль эшли. Үзмәшгуль гражданнар сыйфатында барлыгы 18 мең татарстанлы исәпкә баскан.
Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, үзмәшгульләр сыйфатында иң актив буларак Апас, Чүпрәле, Балтач, Мөслим, Питрәч, Саба һәм Сарман муниципаль районнарында яшәүчеләр теркәлә.
Иң куп итеп үзмәшгульләр торак төзү һәм ремонтлау, пассажир һәм йөк ташу, автотранспорт ремонтлау, интернет һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшлиләр.
2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясенең дүрт пилот төбәге - Татарстан Республикасы, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һөнәри керемгә яңа салым үз көченә керде. Ул гражданнарга минималь салым йөкләнеше һәм административ составның тулы булмаган диярлек эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барырга мөмкинлек бирә.
Яңа салым режимына күчкән физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (физик затларга һәм юридик затларга хезмәт күрсәткән очракта) салымны 4 яки 6% лы ташламалы ставка буенча түли. Яңа режимнан ел дәвамында арта барган нәтиҗә белән керемнәре 2,4 млн сумнан артмаган физик зат һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана ала.
«Без үзмәшгульләрне теркәү буенча уңай тенденция һәм махсус салым режимы белән кызыксынуны күрәбез. Бүген Татарстанда зур мәгълүмати эш алып барыла. «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешма эшли, ул гражданнарга бушлай мәгълүмат хезмәтләре күрсәтә. Республика халкына шулай ук «Тикшерелгән бизнес» интернет ресурсының эксперт үзәге дә консультацияләр бирә. Сентябрьдә кече һәм урта бизнес субъектлары һәм үзмәшгульләр өчен зур белем бирү форумы үткәрү планлаштырыла, - дип сөйли Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин. - Әмма үзмәшгуль гражданнарны легальләштерүгә әйдәүче мөһим факторларның берсе алар өчен ярдәм итүнең финанс инструментларын булдыру булачак».
«Эшкуарлык эшчәнлеге шартларын яхшырту» федераль проекты нигезендә «КУЭ Корпорациясе» АҖ һәм «МСП Банк» АҖ алдында үзмәшгуль гражданнарга кредит һәм гарантия ярдәме күрсәтүне күздә тоткан махсус продукт булдыру бурычы тора.