Бүген Россия Федерациясе Федераль Мәҗлесенең Дәүләт думасында цифрлы икътисад үсеше мәсьәләләренә багышланган парламент тыңлаулары узды.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин тыңлауларны ачып, илнең цифрлы үсеше өчен нәтиҗәле хокукый база булдыру һәм киләсе елның 1 гыйнварына кадәр тиешле законнар кабул итү кирәклеген билгеләп үтте.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов цифрлы икътисадны үстерү буенча диалогта Дәүләт Думасының төп ролен билгеләп үтте.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, Россиянең цифрлы дөньяга керү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Безнең илдәге коммуникацияләр инфраструктурасы дөньяда иң уңайлысы дип санала. Россия кешеләрне цифрлы икътисадка җәлеп итү дәрәҗәсе буенча 7 нче урында тора. «Электрон коммерция тиз темплар белән үсә», — дип өстәде ул.
Икътисадый үсеш министрлыгы Норматив-хокукый актларны эшләү, килештерү һәм кабул итү өчен бердәм цифрлы платформа булдырырга планлаштыра, дип хәбәр итте РФ Икътисадый үсеш министры Максим Орешкин. Платформаны уңышлы гамәлгә кертү дәүләт идарәсен булачак цифрлаштыру һәм гамәлдәге законнарның бөтен системасын яңадан карау, аны кодификацияләү һәм инвентаризацияләү өчен нигез салачак. Бу норматив актлар системасының корректлылыгын һәм каршылыксызлыгын автоматлаштырылган тикшерү мөмкинлеген булдыру һәм аларда хокукый коллизияләр, кабатлый торган функцияләр һәм каршылыклы Формулировкаларны юк итү аша тормышка ашырылачак.
Цифрлы икътисад буенча зур парламент тыңлауларын үткәрү карары 24-25 майда Кырымда Дәүләт Думасы Рәисе каршындагы цифрлы икътисад үсешен кануннар белән тәэмин итү советының Кырымда узган утырышы нәтиҗәләре буенча кабул ителде. Совет әгъзалары шулай ук цифрлы икътисадны үстерү өчен кирәк булган кануннар өстендә эшне тизләтергә тәкъдим иттеләр. Хөкүмәт 20 дән артык канун проекты әзерли.
Парламент тыңлауларында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.