Бүген Икътисад министрлыгында республиканың Халыкара сәүдә үзәкләре ассоциациясенең 43 нче Генераль ассамблеясендә катнашу мәсьәләренә кагылган киңәшмә узды. Халыкара чара 2012 елның 22-26 сентябрендә Мәскәүдә узачак. Ассамблеядә катнашу республикага дөньяви бизнес бергәлекнең киң даирә вәкилләренә инвестицион һәм инновацион потенциалын тәкъдим итү мөмкинлеге бирә.
Халыкара сәүдә үзәкләре ассоциациясе коммерцияле һәм сәяси булмаган оешма, ул 96 илнең 750 мең халыкара компаниясен берләштерә. Аның бурычы – халыкара сәүдәне үстерүдә катнашу, икътисадка инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук бизнеска төрле хезмәтләр күрсәтү. Халыкара сәүдә үзәкләре ассоциациясе Генераль ассамблеясе – эшлекле даирә үсешенә сизелерлек өлеш кертүче киң күләмле халыкара икътисади форум.
Киңәшмәдә икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров һ.б. катнашты.