Татарстанның «Алабуга» МИЗы 2018 ел өчен иң югары нәтиҗәләрен күрсәтте

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга»МИЗы федераль дәрәҗәдә 100% эффектив дип табылды.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы 2018 елда МИЗ эшли башлаганнан бирле махсус икътисадый зоналар эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап бастырды. «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона максималь шкала буенча бәяләнде һәм 100% эффектив дип танылды.  Ул «эшли башлаганнан бирле тупланган нәтиҗә» күрсәткече белән 2018 елдагы эшчәнлекне гомуми бәяләү буенча максималь бәя алды.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Татарстан Республикасында, Липецк, Самара, Свердловск, Псков, Әстерхан, Калуга, Мәскәү һәм Тула өлкәләрендә тугыз сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонаны бәяләде. Шулай ук Липецк, Мәскәү һәм Тула өлкәләренең сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зоналарына да югары бәя бирелде.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сүзләренә караганда, мондый югары бәяләүнең сәбәбе булып республикадагы махсус икътисади зонаның актив үсеше тора. Әйтик, 2018 елда «Алабуга» МИЗда дүрт яңа завод эшли башлады. Яңа производстволарга инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сумга якын.

МИЗ эшчәнлегенең эффективлыгын унтугыз абсолют һәм чагыштырмача күрсәткеч буенча, шулай ук эффективлыкның дүрт исәп-хисап күрсәткече буенча бәяләделәр. Боларга МИЗ резидентлары эше, икътисадый зоналар объектларын булдыруга һәм идарә органнары эшчәнлегенә акча салуның рентабельлеге, җәлеп ителгән инвесторлар һәм булдырылган эш урыннары саны, инвестицияләр һәм капиталь кертемнәр күләме, товарлар сатудан кергән табыш, федераль һәм төбәк бюджетлары акчалары чыгымы, салым һәм таможня түләүләре күләмнәре керә.

2018 елның 1 июленә Россия Федерациясе территориясендә барлыгы дүрт төрле 25 МИЗ эшләп килде: Татарстан Республикасы, Липецк, Самара, Свердловск, Псков, Әстерхан, Калуга, Мәскәү һәм Тула өлкәләрендә урнашкан 9 сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ; Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Мәскәү һәм Томск өлкәләрендә, Татарстан Республикасында урнашкан 6 техник-кертеш тибындагы МИЗ; Алтай краенда, Бурятия Республикасында, Иркутск өлкәсендә һәм Тверь өлкәсендә 9 туризм-рекреация тибындагы МИЗ.

Тикшерелгән бизнес» интернет ресурсының эксперт офисы 1 меңнән артык үзмәшгуль кешегә консультация бирде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International