Татарстанда үзмәшгуль гражданнарга больничный компенсацияләнәчәк

2019 елның 5 июле, җомга

«АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» ҖЧҖ үзмәшгуль гражданнарны иминләштерү программасын булдырган, ул больничный бит буенча чыгымнар кайтаруны һәм юридик ярдәм күрсәтүне күздә тота.

Үзмәшгульләр дип еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаган, ялланган хезмәткәрләрне җәлеп итмичә үзләренә генә эшләүче гражданнар санала. Бүгенге көндә Татарстанда 17,5 мең үзмәшгуль кеше теркәлгән. Алар арасында - таксистлар, фермерлар, пешекче-кондитерлар, тегүчеләр, фотографлар, копирайтерлар, маркетологлар, бухгалтерлар һәм дәүләт хезмәткәрләре, алар бюджетка һөнәри керем салымын 4-6 процент күләмендә түли (НДФЛ кысаларында 13 процент түләнә).

Хәзерге вакытта үзмәшгуль граждан эшкә яраклылыгын вакытлыча югалткан очракта якланмаган, чөнки социаль иминият фондына взнослар күчерергә тиеш түгел.

Иминият вакыйгасы килеп җиткәндә, үзмәшгуль граждан документлар комплекты җыеп иминият оешмасына компенсация сорап мөрәҗәгать итә. Компенсация суммасы эшкә яраксыз һәр көн өчен иминият суммасының 0,3% ын тәшкил итәчәк, әмма 10 000 сумнан да артык түгел.

Больничный компенсациясеннән тыш, полисны рәсмиләштергәндә үзмәшгуль гражданга хәвеф-хәтәр очракларыннан страховка бирелә. Гражданлык җаваплылыгын иминиятләштереп үзмәшгуль зат квалификацияле юридик ярдәмгә дә исәп тота ала, бу шулай ук яңа эш башлаучы эшкуар өчен дә мөһим.

«Хәзерге вакытта Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен махсус продуктлар, шул исәптән кредит та булдыру буенча эш алып бара. Бу гражданнарга бизнесларын үстерүгә ташламалы кредитлар алу мөмкинлеген тәкъдим итү аеруча мөһим. «Эшкуарлык эшчәнлеге шартларын яхшырту» федераль проекты нигезендә «КУЭ Корпорациясе» АҖ һәм «МСП Банк» АҖ алдында мондый ярдәм чараларын әзерләү бурычы тора", - дип әйтеп үтте Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.

«Без Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең үзләрен финанс яктан якланган итеп хис итүләрен телибез. Программа әзерләнгәндә үзмәшгуль гражданнар белән тыгыз эш алып барылды, аларның эшчәнлегендәге куркынычлар өйрәнелде. Күп кенә очракта бу өченче затларның сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китерү, хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә тәҗрибәсез булу һәм тагын бер мөһим проблема - больничный лист буенча түләүләр алмау. Без, үзмәшгульләрнең теләкләрен исәпкә алып, бу продуктны беренче булып булдырдык», - дип ассызыклады «АК БАРС СТРАХОВАНИЕ» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Исмәгыйлев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International