Татарстан-Идел буе федераль округының экспорт үсеше лидеры

2019 елның 5 июле, җомга

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе субъектларында кече һәм урта эшкуарлык экспортының үсешен бәяләде. Татарстан Республикасы Идел буе федераль округы төбәкләре арасында экспорт үсеше буенча лидер итеп билгеләнде.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе субъектларында кече һәм урта эшкуарлык экспортының үсешен анализлады. Анализда КУЭ экспортерлары саны һәм чимал булмаган экспорт күләме бәяләнде. Нәтиҗәләр Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында тәкъдим ителде һәм экспорт үсешенең төбәк проектларын алга таба формалаштыру нигезенә керәчәк.

Федераль хакимият Татарстан Республикасын кече һәм урта эшкуарлык экспортын үстерү буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында лидер буларак билгеләде.

Бәяләү "үсеш факторлары", "инфраструктура тәэминаты факторлары" һәм "өстәмә факторлар" кебек күрсәткечләр буенча үткәрелде. Моның эченә электр энергиясе бәясе, экспорт эшчәнлеген башкаручы кече һәм урта эшкуарлыкның теркәлгән субъектлары саны һәм башкалар керде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, моңа кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыру буенча 2019 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләрен бастырган иде.  Татарстан Республикасында елның беренче алты аенда экспортка чыгарылган КУЭ субъектлары саны 102,2 % тәшкил итте. Еллык план буенча чит ил базарына чыгачак 90 экспортердан 46сы инде чыгарылган.

Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, кече һәм урта эшмәкәрлекне алга таба үстерү өчен Татарстан иң яхшы тәҗрибәләрне актив кулланачак. Республика иң яхшы тәҗрибәләрне җыю буенча Стратегик үсеш агентлыгының "Смартека" исемле федераль проектында актив катнашырга гына түгел, ә аның төбәк аналогын үстерергә дә планлаштыра. Бу республикага эшкуарлык үсешенең өстәмә потенциалын ачарга мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International