Татарстан эшкуарларына мәгълүмати һәм финанс ярдәме кызу темпта бара. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы КУЭ милли проектын гамәлгә ашыруның беренче яртыеллыгына йомгак ясады.
Мәгълүмати-консультация һәм финанс ярдәме һәм Татарстан җитештерүчеләрен экспортка чыгару темплары алда баручы үсешне күрсәттеләр.
«Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның гамәлдәге портфель микрозаймнары саны буенча еллык план 120,8% ка үтәлгән. Планлаштырылган портфельдә микрозаймнар саны 477 берәмлек булса, факт 576 берәмлек тәшкил итте.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБОның гарантия ярдәме белән КУЭ субъектларына күрсәтелгән финанс ярдәмнең еллык күләме 110,7% ка үтәлгән. Планлаштырылган 2,2 млрд. сум урынына 2,4 млрд. сумлык ярдәм күрсәтелгән.
Шулай ук мәгълүмати-консультация ярдәме алган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар саны буенча еллык план 102,8% ка үтәлгән. Бер ел эчендә барлыгы 3907 эшкуарга һәм үзмәшгуль гражданнарга консультация бирү планлаштырылган булса да беренче яртыеллыкта әлеге ярдәмнән инде 4016 эшкуар файдаланган.
Экспорт юнәлешле КУЭ субъектларына ярдәм күрсәтелүенең координациясе үзәге ярдәмендә экспортка чыгарылган КУЭ субъектлары саны буенча яртыеллык күрсәткечләр 102,2 % ка үтәлгән. Еллык план буенча чит ил базарына чыгачак 90 экспортердан 46сы чыгарылган.
«Республикада беренче яртыеллыкта эшкуарларның гомуми саны шулай ук артты. Үсеш 4,4 мең тәшкил итте һәм бүген Татарстан Республикасында инде 163,7 мең бизнесмен бар. Әлбәттә, аларга аякка басу өчен консультация ярдәме дә, финанс ярдәме дә кирәк. Ул максималь рәвештә эффектив булсын өчен без бүген иң яхшы тәҗрибәләргә юнәлеш тотабыз, шул исәптән муниципаль берәмлекләр арасында да. Бүген федераль дәрәҗәдә «Смартека»ның иң яхшы тәҗрибәләрен җыюга юнәлдерелгән АСИ проекты үсеш ала. Татарстан проект кысаларында үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга гына түгел, ә аның төбәк аналогын үстерергә дә планлаштыра. Ышанам ки, проект республикада эшкуарлык үсешенең өстәмә потенциалын ачарга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында федераль проектларның өлеше булып торган «Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту», «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының финанс ресурсларыннан, шул исәптән ташламалы финанслаудан файдалану мөмкинлеген киңәйтү», «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе», «Эшкуарлыкны популярлаштыру», «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» исемле биш төбәк проекты тирәнтен тикшерелде һәм расланды.