Томск өлкәсенең яшь эшмәкәрләре бу атна дәвамында Татарстанда стажировка узачак. Ул Россия Федерациясенең халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган. Томск эшмәкәрләре республикадагы әйдәп баручы кече һәм урта бизнес предприятиеләрендә булачак, Татарстанның дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре белән очрашачак.
Бүген Икътисад министрлыгында беренче танышу чарасы узды. Кунаклар белән очрашуда Сәнәгать һәм сәүдә, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары, Инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республиасында идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Икътисад министрлыгында кунакларга Татарстан турында, республикада гамәлдә булган эшмәкәрләргә ярдәм программалары, яшьләр белән эшләүнең торышы, идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын гамәлгә ашыруның барышы хакында мәгълүмат бирелде.
Стажировкага йомгак 25 августта Икътисад министрлыгында ясалачак.