Бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры катнашында Татарстанда җитештерелгән продукцияне алга сөрү системасы эше танытылды.
Яңа чара инвестиция тармакларын билгеләү, яңа эш урыннары булдыру, җитештерүне үстерү, шулай ук җирле җитештерүчеләр белән кооперация чылбырларын булдыру өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында эзерләнгән.
Системаны zakazrf.ru федераль электрон сәүдә мәйданчыгы ресурслары базасында оештырганнар.
Яңа чараның әһәмияте, аның республика эчендә теге яки бу товарга ихтыяҗ турында, товарның барлык характеристикаларын һәм кирәкле сатып алу күләмен тасвирлап, кече һәм урта эшмәкәрлеккә мәгълүмат бирүендә. Әлеге мәгълүматка ия булган җирле җитештерүче кирәкле продукцияне заказ бирүченең барлык шартларына җавап бирә торган үзебездә эшләнгән аналогларга алмаштыру буенча үз шартларын система аша тәкъдим итә алачак.
Әлеге система даими яңартылып торган «Биржа мәйданчыгы» хезмәтләр агрегаторының (bp.zakazrf.ru) мәгълүмати-аналитик платформасыннан гыйбәрәт. Үз эченә ул республика җитештерүчеләре продукция тәкъдимнәре каталогын, республика заказ бирүчеләре - сатып алучылар ихтыяҗлары каталогын һәм килешүләр каталогын алган.
Сатып алу процедурасы 48 сәгать дәвам итә.
Системада төзелгән килешүләрнең анализы инвестиция тармаклары исемлеген, ягъни сатып алынган, ләкин республикада җитештерелми торган продукция исемлеген формалаштырырга; шулай ук сатып алу чыгымнарын оптимальләштерергә, сәүдә базарында көндәшлекне көчәйтергә, ихтыяҗ һәм эчке сәүдү базары мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә Татарстанда продукциянең якынча 50% ы республика читеннән сатып алына. Моның белән беррәттән, еш кына продукция, җирле җитештерүчеләрдән сатып алу мөмкинлеге була торып, башка төбәкләрдән сатып алына. Яңа система ярдәмендә җитештерүчеләр заказ бирүчеләрнең сатып алу өчен продукциягә ихтыяҗлары, аның күләме һәм сыйфатлары турында мәгълүматка ирешә алачак; ә бу аларга буш инвестиция тармакларын аңларга һәм биләргә мөмкинлек бирәчәк. Заказ бирүчеләргә исә система эчке сәүдә базарыннан тагын да отышлы тәкъдимнәр табарга ярдәм итәчәк.
Системаны РФ Дәүләт заказы бердәм мәгълүмат системасында, яисә турыдан-туры Агрегаторда теркәлгән барлык эшмәкәрләр куллана ала.
Эшмәкәрләр өчен системаны югары дәрәҗәдә уңайлы һәм файдалы итү максатыннан, аларга бизнеска ярдәм итүнең бу яңа механизмы мөмкинлекләре турында даими нигездә баланс күчмә комиссияләре кысаларында сөйлиләр һәм аны кулланырга өйрәтәләр.
Система эшенең беренче елы нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының һәр районында кимендә бер инвестицион тармак ачыклау һәм локальләштерү планлана.
Эшли башлавыннан 1,5 ай эчендә системадан республиканың 23 районыннан 56 оешма файдаланган. Бүгенге көндә каталогта 656 тәкъдим урнаштырылган. Сатулар Чүпрәле, Аксубай, Әлмәт, Алексеевск, Саба районнарында гамәлгә ашкан.
Вадим Гришин, Татарстан Республикасында «Бетар Сәүдә вәкиллеге» җитәкчесе. «Бетар» җитәкчесе - энергия ресурсларын исәпкә алу приборларын җитештерүче компания.
«Хәзерге көндә бизнеста тормыш шартлары сәбәпле син һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Ләкин сатып алу - торги барышында син бер генә урынга бәйле булып, бу бик күп вакытны ала. Мобиль кушымта булса, эшләү күпкә җиңелрәк булыр иде дип уйлыйм, һәм моның бары вакыт мәсьәләсе булуына өметләнәм.
Гомумән алганда, яңа чарадан мин канәгать – аның аша контрактлар төзедек инде. Әлегә Системада продукция сатып алырга әзер оешмалар аз, әмма инде бүгенге көндә аның эшендәге бәхәссез уңай якларны билгеләп үтәргә була. Мәсәлән, кайбер оешмалар белән, бигрәк тә дәүләт катнашында оешмалар белән, эшне болай гына «урамнан кереп» башлап китеп булмый: оешманын төрле бүлемләреннән күп кенә имзалар җыярга кирәк. Ә монда җиңелрәк. Шул ук Водоканал оешмалары, төзелеш фирмалары катнаша торган торглар бар».
Илдар Санжапов, «Милао» ҖЧҖ – төрле максатлы текстиль әйберләре җитештерүче компания директоры.
«Эшмәкәр үзенең сәүдәсен яки җитештерү эшен яхшырта торган һәркайсы ысуллардан файдалана белергә тиеш. Биржа мәйданчыгы ул - сатучы һәм сатып алучы табарга мөмкинлек бирүче уңайлы чара. Шул ук вакытта бу мәйданчыкта эш бернинди кыенлыклар да тудырмый. Яңа клиентларга үз продукциябезне тәкъдим итү өчен кабаттан аны рәхәтләнеп кулланачакмын».