Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында региональ үсеш министры Олег Говорун Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары эшчәнлеген 2011 нче ел буенча комплекслы бәяләү нәтиҗәләрен игълан итте.
Комплекслы бәяләү регионнарда хакимият нәтиҗәлелеге һәм дәүләт идарәсенең, мәгарифнең, сәламәтлек саклау һәм торак-коммуналь хуҗалыкның үсеш динамикасында ирешелгән күрсәткечләр буенча ясала. Шулай ук халыкның хакимиятне бәяләве дә һәм бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту да исәпкә алына.
Бәяләү нәтиҗәләре буенча Федерациянең 10 субъекты яхшы күрсәткечләргә ия дип табылган. 1 нче урында - Татарстан Респубилкасы, алга таба Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе, Чувашия Республикасы, Пермь крае, Мәскәү, Омск, Тамбов, Кострома һәм Астрахань өлкәләре.
Региональ үсеш министры РФ Хөкүмәте боерыгы буенча, 10 регион-лидер грант алачагын хәбәр итте. Беренче урын алган субъект өчен 160 миллион сум акча каралган.