Икътисад министрлыгында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә ведомствоара электрон бәйләнеш системасындагы эш барышын карадылар

2012 елның 11 августы, шимбә

10 август көнне Икътисад министрлыгында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә электрон рәвештә ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру эшләренә кагылган чираттагы атналык киңәшмә булып узды.

Соңгы атна эчендә ведомствоара электрон бәйләнеш системасында запрослар саны 10 процентка арткан. 1 нче июльдән электрон система аша барысы 8000 документ буенча мәгълүмат соратылып алынган.

Ведомствоара электрон бәйләнеш системасында актив эшләүче лидерлар рәтенә Аксубай, Арча, Балтач, Буа, Яшел Үзән, Кайбыч, Алабуга районнары, шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Дәүләт алкоголь инспекциясе, Төзелеш һәм архитектура буенча ведомствога карамаган дәүләт идарәсе кергән.

Фото 911-comp.ru сайтыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International