Татарстан Республикасының 2012 нче елның беренче ярты еллыганда төп социаль-икътисади күрсәткечләре

2012 елның 11 августы, шимбә

Татарстан Республикасында 2012 нче елның беренче ярты еллыгында төп макроикътисади күрсәткечләр буенча уңай динамика сакланган. Үсеш тенденциясе сәнәгый җитештерүендә, сатуда һәм транспорт комплексында күзәтелде.

Сәнәгатьтә җитештерү индексы узган елның беренче ярты еллык дәрәҗәсен 6,4 процентка узып киткән, шул исәптән файдалы казылмалар чыгару өлкәсендә үсеш темпы 100,8%, эшкәртү секторында - 112,2%, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлүдә - 98,5% тәшкил иткән.

Төяп озатылган продукция күләме беренче ярты еллекта 671,3 млрд. сумлык булган. Бу сумманың яртысыннан күбесе эшкәртү сәнәгатенә (454,5 млрд.сум), өчтән бер өлеше файдалы казылмалар чыгару өлкәсенә (165,3 млрд.сум) туры килә.

Төзелеш тармагында гыйнвар-июнь айларында 77,4 млрд сумлык эшләр башкарылган. Бу 2011 елның шушы периоды белән чагыштырганда 6 процентка артыграк.

Ваклап сату әйләнеше узган елның беренче алты ае белән чагыштырганда 19,5 процентка үсеп 296,9 млрд сумлык булган.

2012 елның май аенда республикада уртача хезмәт хакы күләме 22546 сум тәшкил иткән. 2011 елның мае белән чагыштырганда уртача хезмәт хакы күләме 17,3 процентка артыграк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International