Әлеге кулланма - Татарстан Республикасы экспортерлары өчен эшлекле этикет буенча навигатор республика Президенты Аппараты тарафыннан эшләнгән.
Ул шулай ук халыкара һәм тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерү белән шөгыльләнүчеләр, шул исәптән экспортка чыгарга ниятләгән эшкуарлар өчен дә файдалы булачак.
Авторлар Төркия Республикасы, Иран Республикасы, Согуд Гарәбстаны һәм Мисыр базарларында эшләү буенча киңәшләр бирә, чөнки әлеге илләр белән Татарстан Республикасының күптәнге партнерлык мөнәсәбәтләре булдырылган. Илләр исемлеге киңәйтеләчәк.
Кулланмада сәламләү һәм мөрәҗәгать итү вариантлары, аралашу өчен рөхсәт ителгән темалар, сөйләшүләр алып бару кагыйдәләре, вербаль һәм вербаль булмаган аралашу чаралары турында белергә була.
Материаллар белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин.