«Без Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы белән «Яшь профессионаллар» Илкүләм чемпионатында безнең команда өчен җан аттык. WorldSkills Russia да җиңү - зур уңыш», - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев «Яшь профессионаллар» VII Илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашуда. Чара бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында узды.
Катнашучылар үз кичерешләре һәм киләчәккә планнары турында сөйләде. «WorldSkills ка әзерлек югары дәрәҗәдә узды. Моның өчен барлык кирәкле ресурслар да бар иде. Бизнес-планны тырышып эшләп бетердек, кайбер очракларда – хәтта иртәнгә чаклы, ә чемпионат көннәрендә өстәмә рәвештә остазлар белән шөгыльләндек», - дип уртаклашты Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының кече тәрбиячесе Надир Миңнуллин. Надир Миңнуллин һәм Мария Мурзина командасы «Яшь эшкуар клубын» тәкъдим итте. Бизнес-проект идеясе нигезендә, балалар җиңел һәм кызыклы мәсьәләләрне чишеп, уен рәвешендә үз бизнесларын булдыруда һәм үстерүдә катнашып, үзләрен эшкуарлар ролендә сынап карау мөмкинлеге алачак.
Ярышларга көчле әзерлекне шулай ук башка катнашучы, «Техно-Р» ҖЧҖнең проектлар буенча менеджеры Михаил Унтура да ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, остазларның һәрьяклап ярдәме аларга лаеклы чыгыш ясарга мөмкинлек биргән. Аның Алинә Кәлимуллина белән берлектә командасы икенче урын алды.
Катнашучылар ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый. Алар үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк, чит телләр буенча белемнәрен камилләштерергә һәм икътисад өлкәсендә үз урыннарын алырга ниятлиләр.
Очрашу кысаларында бүләкләү тантанасы да булды. 2019 елда Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Илкүләм чемпионатының финал этабын оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасының Төбәк лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Равил Сираҗиев Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
2019 елда Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Илкүләм чемпионатының финал этабында актив катнашканы өчен Казан (Идел буе) федераль университетының «Н.И.Лобачевский исемендәге лицей» гомуми белем бирү интернат-мәктәбе укучысы Альберт Вилдановка, Казан (Идел буе) федераль университетының укыту-җитештерү эше буенча директор урынбасары Альберт Вилдановка, Кече бизнес һәм эшкуарлык көллиятенең укыту-җитештерү эше буенча директор урынбасары Миләүшә Галиевага, Казан (Идел буе) федераль университетының «Н.И.Лобачевский исемендәге лицей» гомуми белем бирү интернат-мәктәбе укучысы Полина Денисовага, призерлар командасы эксперт-компатриоты Дмитрий Долговка, «Техно-Р» ҖЧҖнең проектлар буенча менеджеры Алинә Кәлимуллинага, Казан шәһәре Мәскәү районының 2нче лицей-интернатының кече тәрбиячесе Надир Миңнуллинга, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Мария Мурзинага, Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте директоры Ольга Силантьевага, Казан (Идел буе) федераль университетының чит ил укучылары өчен әзерлек факультеты доценты Диана Сөләймановага, «Техно-Р» ҖЧҖнең проектлар буенча менеджеры Михаил Унтурага, «ПрайсвотерхаусКуперс Аудит» акционерлык җәмгыятенең аудит буенча менеджеры Булат Хәертыновка Татарстан Республикасы икътисад министрының рәхмәте белдерелде.