Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләрен карадылар

2012 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген Икътисад министрлыгында үткән киңәшмәдә муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше буенча программа документлары эшләүгә, муниципаль берәмлекләр, республика министрлыклар һәм Министрлар Кабинеты арасында килешүне тормышка ашыруга кагылган сораулар буенча фикер алыштылар. Республика министрлыклары, ведомстволары һәм Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре катнашындагы киңәшмәне икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин уздырды. Татарстанда җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяли торган индикаторларны кыскарту буенча эш башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International