Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин эшкуарлык, финанс һәм кулланучылар грамоталылыгы буенча II Республика олимпиадасы җиңүчеләрен котлады һәм «Фабрика-Балалар» проектының чыгарылыш кичәсен ачты.
Тантаналы чара бүген Эшкуар йортында узды һәм 60тан артык яшь бизнесменны - олимпиада җиңүчеләрен һәм «Фабрика–Балалар»-2019 проектының беренче чыгарылыш укучыларын җыйды.
«Мин сезнең арада булуыма бик шат, - дип сәламләде чарада катнашучыларны Рөстәм Сибгатуллин. - Олимпиаданың барлык җиңүчеләрен котлыйм. Сез бик катгый сайлау үттегез. «Фабрика-балалар» проектында җиңүчеләрне котлыйм. Сез искиткеч теоретик белемнәрегезне күрсәттегез, тиздән аларны тормышта куллану мөмкинлеге барлыкка киләчәк».
Эшкуарлык, финанс һәм кулланучылар грамоталылыгы буенча түләүсез республика олимпиадасын үткәрү турында карар 2018 елның декабрендә «Эшкуарлык фабрикасы»ның чыгарылыш кичәсендә кабул ителде, аның йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәләре формалаштырылды.
Олимпиада «Эшкуарлык фабрикасы» бизнеска ярдәм һәм аны үстерү фонды, Республика олимпиада үзәге һәм Казан инновацион институты тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы теләктәшлегендә оештырылды. Аңа 2817 гариза кергән. Сайлап алу ике этапта узды. 28 марттан 10 апрельгә кадәр үткән онлайн этапта 1300дән артык кеше катнашты, алар эшкуарлык эшчәнлеген оештыру һәм планлаштыру, бизнес алып бару өлкәсендә белемнәрен һәм кулланучылар компетентлыгын күрсәтергә тиеш иде. Ярышларның финалына Татарстан Республикасының 10нан артык районыннан 73 укучы узды. Май аенда 3 яшь төркемендә 9 җиңүче билгеле булды.
4-6 сыйныф укучылары арасында беренче урынны Казан шәһәре Идел буе районы 52нче гимназиясенең 6 сыйныф укучысы Ләйлә Сафина алды, икенче урында - «КФУның IT–лицее» 6 сыйныф укучысы Алия Мингалимова, өченче урында - ТР Мамадыш муниципаль районы «Мамадыш шәһәренең академик К.А.Вәлиев исемендәге 2нче лицее» 6 сыйныф укучысы Лиана Локманова.
7-9 сыйныф укучылары арасында беренче урынга «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 9 сыйныф укучысы Раил Ибраһимов лаек булды, икенче урынга - Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «А.С.Пушкин исемендәге 9 лицей»ның 7 сыйныф укучысы Эмиль Сафин, өченче урында - «КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее» Гомуми белем бирү интернат-мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Никита Поливин.
10-11 сыйныф укучылары арасында беренче урынны Питрәч районы Кощак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Диләрә Нәбиуллина алды, икенче урынны - Казан шәһәре Яңа Савин районының 179нчы гимназиясе 10 сыйныф укучысы Максим Антонов, өченче урынны Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 145нче лицее 11 сыйныф укучысы Инсаф Латыйпов алды.
«Фабрика-Балалар» - 2017 елда балалар һәм яшүсмерләр өчен эшкуарлык буенча Чаллыда һәм Түбән Камада беренче тапкыр эшләтеп җибәрелгән курс. Бу елда эшкуарлык нигезләрен 200дән артык бала өйрәнгән. Хәзер курс Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Россиянең берничә төбәгендә тормышка ашырыла. Проект тарихында Татарстанда курсны 850 бала узды. Быел Казанда 60 бала эшкуарлык ка укыды.