Татарстан Хөкүмәте интеллектуаль милек үсеше турында килешү төзеде

2019 елның 7 июне, җомга

Петербург халыкара икътисадый форумы эшенең икенче көне кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Интеллектуаль милек буенча федераль хезмәт (Роспатент) Татарстан Республикасында интеллектуаль милек өлкәсен үстерүгә ярдәм итү кысаларында үзара хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйды.

Килешү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы итеп Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы билгеләнде.

Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, интеллектуаль милекне ышанычлы яклау инновацияләр үсешенең нигезе булып тора, алардан башка киләчәк икътисады мөмкин түгел. Бүген Татарстанда кирәкле база булдырылган, аннан башка республиканың тулы канлы социаль-икътисадый үсеше, аның интеллектуаль потенциалы мөмкин түгел.

Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Оксана Тарасенко һәм Роспатент җитәкчесе Григорий Ивлиев катнашты.

Килешү Татарстан Республикасының Россия Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Роспатент белән интеллектуаль милек өлкәсендә стратегик күзаллауны формалаштыру буенча  үзара хезмәттәшлеген, аның инфраструктурасын үстерүне, шулай ук интеллектуаль милек белән идарә итү өлкәсендә кадрлар әзерләү системасын төзүдә һәм төбәк брендларын формалаштыруда үзара бәйләнешне күздә тота.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектларыннан мондый килешүгә кул куйган беренче төбәк булды. Килешүне гамәлгә ашыру өчен Татарстанда интеллектуаль милек белән идарә итү һәм үстерү буенча киң норматив-хокукый һәм инфраструктура базасы булдырылган, Россия Федерациясендә бердәнбер интеллектуаль милек базарын үстерү программасы гамәлгә ашырыла, федераль структуралар һәм үсеш институтлары белән актив хезмәттәшлек алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International