"ТР территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру: федераль бурычлардан төбәкнең алгарышлы үсешенә таба" стратегик сессиясе

2019 елның 24 мае, җомга

2019 елның 23-24 маенда Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе мәйданчыгында "Татарстан Республикасы территориясендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру: федераль бурычлардан төбәкнең алгарышлы үсешенә таба" стратегик сессиясе узды. Аны Татарстан Республикасы Хөкүмәте "Югары икътисад мәктәбе" Илкүләм тикшеренү университеты белән берлектә оештырды.

Чарада Россия Федерациясе Президентының "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы Указын гамәлгә ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы дәүләт башкарма  хакимияте органнары һәм муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.

 Стратегик сессиянең беренче көнендә уртача һәм озак вакытка исәпләнгән перспективада республиканың алгарышлы үсеше сценарийларын әзерләү өчен, илкүләм проектларның Татарстан Республикасы төбәк өлешләренә һәм алар белән бәйле материалларына Югары икътисад мәктәбенең әйдәп баручы экспертлары тарафыннан  экспертиза нәтиҗәләре тәкъдим ителде, шулай ук илкүләм проектның һәр төбәк өлеше турында фикер алышу буенча төркемле бәхәсләр уздырылды.

Стратегик сессия барышында катнашучылар экспертлар белән берлектә төбәк проектларына төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр һәм инициативалар әзерләде, шулай ук илкүләм проектларның төп күрсәткечләренә ирешү өчен илкүләм проектларны һәм федераль законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International