Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына интеллектуаль милеккә хокуклар нигезе итеп федераль бюджеттан субсидияләр бирә.
Субсидия бер яки берничә тармакта яки икътисадый эшчәнлекнең өстенлекле төрләрендә (эшкәртү производствосы, авыл хуҗалыгы, электр энергиясе, газ һәм су җитештерү һәм бүлү, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, сәламәтлек саклау, мәгариф, фәнни һәм техник эшчәнлек, туристлык индустриясе) эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына бирелә.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары кредит килешүләре һәм процент түләүләре буенча бәйсез гарантия биргән өчен акчалата түләү буенча асылда тотылган һәм документаль расланган чыгымнарны каплауга елга бер тапкыр субсидия алырга мөмкин.
РФ Хөкүмәте 2019 елдан алып 2024 елга кадәр, интеллектуаль милеккә хокуклар нигезе итеп, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын кредитлау өчен 31 млрд сум бүлеп бирергә ниятли. Бу хакта КУЭ илкүләм проекты паспортында әйтелә.
Илкүләм проект паспортында 31 млрд.сумнан 2019 елда - 1 млрд. сум, 2020 елда - 2 млрд. сум, 2021 елда - 4 млрд. сум, 2022 елда - 6 млрд. сум, 2023 елда - 8 млрд. сум, 2024 елда 10 млрд. сум бүлеп биреләчәк дип аныкланыла.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан "КУЭ һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" илкүләм проекты Россия Президенты май указында куйган максатларга ирешү өчен эшләнде, аларны 2024 елга кадәр үтәү зарур. Илкүләм проект структурасы биш федераль проектны үз эченә ала: "Эшкуарлык эшчәнлеген алып бару шартларын яхшырту", "КУЭ субъектларының финанс ресурсларыннан, шул исәптән ташламалы финанслаудан файдалана алу мөмкинлеген киңәйтү", "Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының акселерациясе", "Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү" һәм "Эшкуарлыкны популярлаштыру".
Субсидия бирү кагыйдәләре белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://mert.tatarstan.ru/rus/Normativno-pravovie_documenti_v_sfere_innovacii