Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә Татарстан Республикасының Инвестиция советы төзелде

2012 елның 10 июле, сишәмбе

2012 елның 5 июлендәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов № ПУ-538 “Татарстан Республикасының Инвестиция советын төзү турында” Указга кул куйды.

Инвестиция советының нигезләмәсе Татарстан Республикасында инвестиция климатын яхшырту максаты белән Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнде.

Инвестиция советы Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре буенча коллегиаль киңәшмә органы булып тора. Аның рәисе булып Татарстан Республикасы Президенты билгеләнгән. Инвестиция советы составына Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары, Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары, инвесторлар, эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре һәм экспертлар керә.

Инвестиция советының төп бурычлары һәм функцияләре түбәндәгеләр:

инвестиция проектларын Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыруның максатка яраклылыгы һәм аларны Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджетлар акчалары хисабына бергәләп финанслау кирәклегенә (мөмкинлегенә) кагылышлы карау һәм анализлау;

түбәндәгеләр буенча тәкъдимнәр эшләү:
– Татарстан Республикасы инвестиция мәйданчыкларында потенциаль инвесторларның инвестиция проектларын урнаштыру;
– Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының һәм инвестиция процессында катнашучы затларның үзара хезмәттәшлеген оештыру;
– административ киртәләрне киметү, шул исәптән рөхсәт документациясен бирү вакытын кыскарту һәм аларны бирү процедурасын гадиләштерү өлешендә;
– Татарстан Республикасы үсешенең өстенлекле юнәлешләре һәм финанс һәм инвестиция ресурсларын мөһимрәк юнәлешләрдә координацияләү;
– Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр күләмен арттыру, уңай инвестиция климаты һәм алга киткән инвестиция инфраструктурасы булдыру механизмнары;
– Татарстан Республикасы территориясендә җитештерү көчләрен рациональ урнаштыру өчен кирәкле шартлар булдыру;
– Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция процессларына дәүләт ярдәме күрсәтү һәм инвестицион активлыкны стимуллаштыру;
– федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабыннан ярдәм күрсәтелә торган инвестиция проектларының төп критерийларына бердәй таләпләр билгеләү;
– Татарстан Республикасында инвестиция проектларын дәүләт-хосусый партнерлыгы механизмнарын кулланып гамәлгә ашыру;

Татарстан Республикасы инвестиция объектларын һәм кирәкле транспорт, энергетика, социаль һәм башка инфраструктура объектларын булдыру планы проектын, шулай ук инвестиция проектлары ихтыяҗларын исәпкә алып, аңа төзәтмәләр кертү регламентын хуплау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International