Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасындагы барлык муниципаль берәмлекләрнең 2013-2015 елларга социаль-икътисадый прогнозларын һәм 2012 елгы күрсәткечләрен карап бетерде. 28 нче июньнән 5 нче майга кадәр Икътисад министрлыгында Финанс министрлыгы катнашында муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән киңәшмәләр узды.
Бу прогнозлар нигезендә республиканың социаль-икътисадый прогнозы формалаша һәм 2013 нче елга республиканың бюджет проекты әзерләнә.
Шулай ук киңәшмәләр барышында муниципаль берәмлекләр үзләренең Социаль-икътисадый үсеш программаларын 2011 нче елдә һәм 2012 елның беренче яртыеллыгында үтәү буенча отчет бирделәр.