Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Татарстан Республикасының 2011-2015 елларга Социаль-икътисади үсеш программасын раслау турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын тулаем кабул итте. Закон проектын икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте.
Мидхәт Шаһиәхмәтов аңлатуынча закон проекты Программаны яңа чаралар белән тулыландырачак һәм аңа техник үзгәрешләр кертәчәк. Әлеге чаралар арасында министр инвестицион климатны яхшыртуга, инновацияләр сәясәтенә, экологияга, территориаль үсешкә кагылган яңарышлар барлыгын билгеләп үтте.
“Татарстан Республикасының 2011-2015 елларга исәпләнгән Социаль-икътисади үсеш программасын раслау турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын кабул итү норматив хокукый актлар кабул итүне таләп итәчәк. Алар инвестицион проектларны “бер тәрәзә” принцибы буенча теркәүнең бердәм регламентын билгеләүгә; Татарстан Республикасы инвестицияләр декларациясе проектын раслауга; Инвестиция объектлары һәм инфраструктура объектларын булдыру планын төзү механизмын билгеләүгә; Татарстан Республикасында Инвестицияләр советы төзүгә һ.б. кагылышлы.