Икътисад министрлыгында машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү мәсьәләсе каралды

2012 елның 2 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2012-2015 елларга Татарстанның машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү программасын эшләүгә багышланган семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә лин-менеджмент буенча халыкара эксперт Стивен Чан, республиканың машина төзелеше һәм нефтехимия комплексы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Билгеле булганча, Икътисад министрлыгы республикада хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча 2012-2015 елларга максатчан программа эшләү белән мәшгуль. Ул ил күләмендәге тәҗрибә проекты булачак. Шуңа күрә Россия күләмендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү инициативасын гамәлгә ашыруның уңышы әлеге программаның уңышына бәйле булачак. Проектның төп аспекты – аның конкрет, практик чишелешләргә йөз тотуы. Алар предприятиеләргә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча тәкъдимнәрне, республика дәрәҗәсендә хезмәт җитештерүчәнлеген стимуллаштыру чараларын үз эченә ала. Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, проектка нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәләренә караган барлыгы өч дистәдән артык эре предприятие урын алган.

Алдынгы илләр тәҗрибәсен исәпкә алып, Татарстан сәнәгатенең торышын һәм үсеш мөмкинлекләрен билгеләү өчен, программаны эшләүгә халыкара экспертлар җәлеп ителгән. Предприятиеләргә сакчыл җитештерү технологияләрен кертеп операцион нәтиҗәлелекне күтәрү өлкәсендә танылган эксперт Стивен Чан бу көннәрдә Казанда булып, республика предприятиеләрендә җитештерү процессына экспресс-диагностика уздырды, үз рекомендацияләрен җиткерде.

«Татар-информ» МА тәрҗемәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International