Хөкүмәт йортында ТР социаль-икътисадый үсеш программасын тормышка ашыру турында фикер алыштылар

2012 елның 29 июне, җомга

Бүген Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган киңәшмәдә 2011-2015 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше программасын гамәлгә ашыруның барышы каралды.

Татарстан озак вакытка исәпләнгән планнар һәм программаларны формалаштыруга беренчеләрдән булып алынган төбәкләр арасында. “Тәҗрибә күрсәткәнчә, без аларны формалаштырып кына калмыйбыз, уңышлы гына гамәлгә дә ашырабыз”, - дип билгеләп үтте ТР Хөкүмәте башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, стратегик планлаштыру документлары арасында республиканың социаль-икътисади үсешенә кагылышлы программалар аерым урын алып тора. 2011-2015 елларга исәпләнгән чираттагы программа узган ел кабул ителгән иде. “Ул һәр тармакта уңайлы мохит булдыруга исәпләнгән, программа тармак принцибы буенча формалаштырылды”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Программаның гамәлгә ашырылуы хакында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хисап тотты. Ул 2011 елда күпчелек индикаторлар буенча динамиканың таләп ителгән күрсәткечләргә туры килүен искәртте. Мәсәлән, төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 57 млрд сумга үскән. 2011 ел йомгаклары буенча, хезмәт хакы 16 процентка арткан, уртача гомер озынлыгы 71 яшькә җиткән. Бер кешегә 23,3 кв метр торак мәйданы туры килгән.

Министр билгеләп үткәнчә, шул ук вакытта әле кайбер индикаторлар буенча сораулар кала. Мәсәлән, төп капиталга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме буенча ил төбәкләре арасында 5 нче урында булган Татарстан җан башына туры килә торган инвестицияләр күләме буенча 16 нчы урында гына. Кече һәм урта бизнес үсешендә дә узган ел җитәрлек динамика сизелмәгән. Аның тулай төбәк продуктындагы өлеше план буенча 26 проценттан артыграк булырга тиеш, ә чынлыкта 25,2 процент тәшкил иткән.

Илдар Халиков фикеренчә, 2011 елгы һәм 2012 ел башындагы динамика планлаштырылган күпчелек күрсәткечләргә ирешү мөмкинлеген раслый. “Шул ук вакытта, кайбер министрлык-ведомстволарда оештыру эшләрендә кимчелекләр дә бар”, - дип белдерде Хөкүмәт башлыгы.

Киңәшмә барышында узган ел социаль-икътисади үсеш программасында каралган чараларны үтәп бетермәгән кайбер министрлык-ведомстволар җитәкчеләре чыгышлары да тыңланды.



ТР Министрлар Кабинетының порталындагы мәгълүмәт кулланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International