Чаллыда яңа металл эшкәртү үзәге ачылды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

"Яр Чаллы" АСИҮТ резиденты "Кама-Трейд" ҖЧҖ Brandstell сервислы металл эшкәртү үзәген сафка бастырды. Проект ТР Хөкүмәте, ТР Икътисад министрлыгы, РФ һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары, "Моношәһәрләрне үстерү фонды" КО, "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ, "Промсвязьбанк" ГАҖ һәм Чаллы хакимияте ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 600 миллион сумлык инвестицияләр салынды. 216 миллион сум күләмендә финанс ярдәмен Моношәһәрләрне үстерү фонды күрсәтте. Фонд белән предприятие арасында килешү Татарстан Икътисад министрлыгы катнашында имзаланды. Заем акчалары җиһазлар сатып алу һәм монтажлауга юнәлтелде.

Предприятие уникаль ЕРS чистарту технологиясен кулланып, кайнар ысул белән басылган табаклы металл прокатын эшкәртү буенча хезмәтләр күрсәтәчәк. ЕРS чистарту  (Eco Pickled Surface, өслекне экологик эшкәртү)  - ул касмакны алдыруның заманча технологиясе. Сервислы металл үзәге кайнар ысул белән басылган 3-25 миллиметрлы, 2 метр киңлектәге, 12 метр озынлыктагы табакны эшкәртәчәк. Әзер металл табагын эшкәртергә кирәкми, аны шундук җитештерүгә җибәрергә мөмкин.

Серияле җитештерүгә 2020 елның 1 кварталына чыгарга ниятлиләр. Хәзер продукция белән Беларусь Республикасы делегациясе кызыксынды. Ике яклы уртак хезмәттәшлек турында фикер алышу өчен Белоруссия предприятиеләре, Беларусь Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре белән түгәрәк өстәл уздыру ниятләнә. Продукцияне чит илгә чыгару мөмкинлекләре турында Экспортка ярдәм үзәге директоры Марат Хәйретдинов сөйләячәк. Бүген үк тышкы икътисадый эшчәнлекне үстерүне максат иткән программалар экспортерлар өчен семинарда тәкъдим ителәчәк. Чара Чаллының Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International