Стратегия-2030 үзгәрешләр кертү турында закон проекты ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров җитәкчелегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацион комитетта хупланды.
Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелде һәм киләсе атнада Дәүләт Советы комитетлары кысаларында каралачак.
2015 елның 17 июнендәге 40-ТРЗ номерлы закон нигезендә, өч елга бер тапкыр Стратегиягә үзгәрешләр кертү мөмкинлеге каралган.
Стратегияне гамәлгә ашыруның беренче өч елы нәтиҗәләре буенча, федераль дәрәҗәдәге норматив хокукый документларны, шул исәптән, "2024 елга кадәр чорда Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" 2018 елның 7 маендагы 204 санлы Россия Федерациясе Президенты Указын кабул итүне исәпкә алып, Стратегиягә үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләнде.
Үзгәрешләрдә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы предприятиеләре, оешмалары, мәгариф учреждениеләре, шулай ук http://i.tatarstan2030.ru стратегик инициативалар сайтында Татарстан Республикасы кешеләре калдырган тәкъдимнәр чагыла.
Моннан тыш, үзгәрешләр Татарстан Республикасында миграция процесслары, агломерацияара процесслар, муниципалитетара хезмәттәшлек тикшеренүләрен, Стратегия-2030га үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр формалаштыру максатыннан үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәрне исәпкә алып әзерләнде.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте