Дәүләт Думасы пленар утырышында "РФдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында" законга "социаль эшкуарлык" һәм "социаль предприятие" төшенчәләрен беркетү өлешендә төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Закон проектында социаль эшкуарлык кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенең аерым өстенлекле өлкәсе буларак аерып чыгарыла, "социаль предприятие" төшенчәсе, социаль предприятиеләргә ярдәм формалары һәм төрләре билгеләнә.
Төбәкләрдә инфраструктура объектлары булу өстенлекле ярдәм чарасы сыйфатында аерылып чыгарыла, алар базасында социаль эшкуарлык өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыручы эшкуарлык субъектлары комплекслы ярдәм алырга мөмкин.
Шул ук көнне "Россия Федерациясендә социаль эшкуарлыкны үстерүне законнар белән тәэмин итү" темасына парламент тыңлаулары узды. Чарада Татарстан икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм көндәшлекне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге (СЮ КОга ярдәм итүнең ресурс үзәге) җитәкчесе Антон Дыганов катнашты. Чара кысаларында 30дан артык докладчы чыгыш ясады, аларның күпчелеге закон проектын икенче укылышка эшләп бетерү һәм эшкәртү зарурлыгын белдерде.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте