Менделеевск алгарышлы үсеш территориясе оешты. Медведев 14 АСИҮТ төзү турында карарны имзалады

2019 елның 15 феврале, җомга

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Россиядә тагын 14 алгарышлы үсеш территориясе төзү турында хөкүмәт карарын имзалады. Алар арасында Татарстан шәһәре Менделеевск та бар. Бу хакта бүген Сочида Россия инвестиция форумы кысаларында хәбәр иттеләр.

Татарстан Икътисад министрлыгында билгеләп үтүләренчә, бу республика һәм Менделеевск шәһәре икътисадының монобәйлелеген киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шунысын әйтергә кирәк, АСИҮТ резидентлары өчен законнар нигезендә федераль, төбәк, җирле салымнар буенча ташламалар һәм киметелгән иминият кертемнәре тарифлары каралган.

 "Менделеевск" АСИҮТ төзү гомуми 4,8 млрд сум күләмендә инвестицияләр белән 19 инвестиция проектын гамәлгә ашырырга, шул исәптән 3,5 млрд сум күләмендә капитал салырга һәм 63 яңа даими эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Гомумән алганда, алгарышлы үсеш территорияләре Менделеевск шәһәренең комплекслы үсеше өчен кирәкле шартлар тудырачак, территориянең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруның нәтиҗәле инструменты булып торачак, бизнес-мохитнең технологик үсешенә булышачак.

Менделеевск - монопрофильле структурасы ачык чагылган шәһәр. Анда 22,3 мең кеше яши. Икътисадый актив халык (2017 ел) - 10,2 мең кеше, предприятие эшчеләренең уртача исемлек саны (2017 ел) - 6,9 мең кеше. 2019 елның 1 гыйнварына теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе - 1,36% (маятник миграциясен исәпкә алып).

Менделеевск шәһәре Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Чулман елгасының уң як ярында урнашкан һәм төп транспорт (тимер юл, автомобиль һәм су) ташкыннары кисешкән урында отышлы икътисадый-географик торышка ия. Менделеевскның Россия икътисадый районнары: бер яктан - сәнәгать үзәге һәм икенче яктан - Урал арасында, иң мөһим коммуникацияләр кисешкән урында, шул исәптән Россия көнчыгышының киң табигый ресурс потенциалы белән аның кулланучы күзлегеннән күп сыйдырышлы көнбатышын бердәм системага берләштерә торган Чулман елгасы буенда урнашуы логистиканы үстерү потенциалына нигез булып тора.

Шәһәр территориясен М7 "Идел" "Мәскәү - Уфа" федераль автомобиль трассалары кисеп уза (алар Ижау, Пермь шәһәрләренә илтә).

Менделеевск шәһәре буеннан Әгерҗе-Бөгелмә тимер юл магистрале уза, аның ярдәмендә шәһәр төньяк-көнбатыш-көньяк юнәлеш буенча Идел буеның эре сәнәгый шәһәрләре белән тоташкан.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 29 июлендәге 1398-р номерлы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе Монопрофильле муниципаль берәмлекләре (моношәһәрләре) исемлеге нигезендә, Менделеевск социаль-икътисадый хәл начарлану куркынычы  булган моношәһәрләр категориясенә (2 категория) карый.

Менделеевск моношәһәренең шәһәр оештыручы предприятиесе - "Л.Я.Карпов ис. химзавод" АҖ. Төп эшчәнлек төре - химия җитештерү.

Яңа АСИҮТләр арасында шулай ук Оренбург өлкәсендә Ясный, Катайск (Курган өлкәсе), Нефтекамск (Башкортстан), Белорецк (Башкортстан), Благовещенск (Башкортстан), Костомукша (Карелия), Северск (Томск өлкәсе), Лесной (Свердловск өлкәсе), Уральск (Свердловск өлкәсен), Чапаев (Самара өлкәсе) Глазов (Удмуртия), Решетиха (Түбән Новгород өлкәсе) һәм Володарск (Түбән Новгород өлкәсе) алгарышлы үсеш территорияләре бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International