Дөнья икътисадында үсеш темплары акрынаюга карамастан, Татарстанда икътисад үсеше тенденциясе саклану күзәтелә. Бу хакта бүген Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев белдерде.
Бу минутларда берьюлы ике министрлык - ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы узган елгы эшкә йомгак ясый һәм агымдагы елга бурычлар билгели. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узучы коллегия илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга багышланган.
"2018 ел масштаблы деглобализация, протекция сәясәте, кайбер үсеп килүче илләрнең валютасына базар басымы һәм, гомумән, сәүдә өлкәсендә киеренкелекне көчәйтү белән характерлана", - дип белдерде министр Ф.Габделганиев.
2018 елда тулаем төбәк продукты (ТТП) 2 трлн 440 млрд сум тәшкил иткән, бу 2017 ел дәрәҗәсенә карата 101,5% дигән сүз.
Ил Президентының май Указын гамәлгә ашыруны исәпкә алып, киләсе алты елга фараз төзелгән, аның нигезендә, 2024 елда ТТП 2018 ел дәрәҗәсенә чагыштырма бәяләрдә 117,9% тәшкил итәчәк.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте