Эшкуарлар сәүдә өлкәсендә дәүләти җайга салу нигезләре турында федераль закон проектына тәкъдимнәр кертә ала

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында "Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләти җайга салу нигезләре турында" Федераль законның 2 һәм 9 статьяларына үзгәрешләр кертү турында"  федераль закон проекты буенча ачык фикер алышулар уза.

Проект белән кече, урта һәм эре бизнесны аеру буенча сәүдә челтәре критерийларын беркетү, шулай ук табышның минималь бусагасын билгеләү күздә тотыла. Моннан тыш, челтәрдә азык-төлек тауарларын сатучы оешмалар, азык-төлек тауарларын китерүне гамәлгә ашыручы субъектлар өчен закон проектында үзара исәп-хисапка кагылышлы кайбер таләпләр һәм тыюлар билгеләнгән.

Закон проектын кабул итү сәүдә эшчәнлеге турында законнарны камилләштерергә һәм шул рәвешчә сәүдә өлкәсендә хакимият органнары тарафыннан карарлар кабул итүнең үтәкүренмәлелеген, сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә хуҗалык итүче субъектларга карата таләпләрне бердәйләштерүне тәэмин итәргә, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен сәүдә эшчәнлеген оештыру процедурасын, шулай ук аларның тәэминатчылар белән хезмәттәшлеген гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Бизнес-берләшмә вәкилләрен Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында түбәндәге сылтама аша күчеп, закон проекты буенча ачык фикер алышуларда катнашырга чакырабыз: https://regulation.gov.ru/projects/List/AdvancedSearch#categories=2&npa=88372.

 

ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International