Бүген ТР Министрлар Кабинетында КФҮдә яңа хезмәтләр кертү турында сөйләштеләр

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында  "Татарстан Республикасы Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә яңа хезмәтләрне кертү турында" темасына брифинг узды. Журналистларның сорауларына "ТРда  Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге" ДБУ директоры Ленара Мозаффарова җавап бирде.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 57 "Минем документлар" офисы һәм авыл җирлекләрендә 281 читтән кабул итү тәрәзәсе эшли. Һәр КФҮдә 150дән артык төрдә хезмәт күрсәтелә, аларның 30га якыны 2018 елда өстәлде. Бүген хезмәтләр спектрында тагын берәүгә күбәйде. Хәзер физик затлар КФҮдә салым түләүченең шәхси номерын (ИНН) ала, торгыза яки фамилия алыштырудан соң алыштыра ала.

Ленара Мозаффарова сөйләгәнчә, Казанда ("Идел буе" офисы), Түбән Камада, Яшел Үзәндә, Лениногорскида урнашкан күпфункцияле үзәкләрдә биометрик чит ил паспортын рәсмиләштерүгә гаризалар кабул ителә. Ай дәвамында әлеге хезмәттән Әлмәттә, Чаллыда, Чистайда, Алабугада һәм Бөгелмәдә файдалана башларга мөмкин булачак.

2019 елның яңалыклары арасында спикер шулай ук Лениногорскидагы КФҮтә автотранспортны теркәү һәм дәүләт номерлары алу буенча хезмәтне кертүне билгеләп үтте. Хәзер хезмәт Казанда гына күрсәтелә (Совет районы бүлеге).

Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризалар кабул итү буенча хезмәт кертеләчәк.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International