2018 елда Татарстанның 7 моношәһәрендә эшкуарларга арендага бирү өчен милек объектлары исемлекләрен расладылар. Исемлекләр шулай ук Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары һәм шәһәрләрендә, республиканың 29 шәһәр һәм 20 авыл җирлегендә расланды. Хәзерге вакытта исемлекләр 620 күчмә һәм күчемсез милек объектын үз эченә ала, бу 2017 ел белән чагыштырганда 57 объектка күбрәк.
Барлык милек исемлекләре муниципаль берәмлекләрнең сайтларында урнаштырылган. Күчмә һәм күчемсез милекне ташламалы шартларда арендага алырга мөмкин: беренче ике елда аренда түләве алынмый, өченче елда тулы бәясеннән 25% тәшкил итәчәк, дүртенчесендә - 50%, бишенчесендә - 75%, ә алтынчы һәм киләсе елларында - аренда түләвенең 100%.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте