Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды оештырган "СТАРТ" ярдәм программасы буенча гаризалар кабул итү дәвам итә. Ул башлангыч үсеш стадиясендә булган һәм зур коммерциализация потенциалына ия үз фәнни-техник һәм технологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен кулланып, яңа тауар, эшләнмә, технология яки хезмәт производствосын эшләргә һәм үзләштерергә омтылучы яңа кече инновацион предприятиеләр төзүгә һәм гамәлдәгеләренә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Программа буенча проектлар өч этапта гамәлгә ашырыла:
1) Беренче этапны финанслау күләме - 2 млн. сумгача. Бу "чәчү" этабы, аның барышында фәнни тикшеренүләр үткәрелә, продуктның прототибы эшләнә, ул сынала, интеллектуаль милек булдырыла һ.б.лар.
2) Икенче этапны финанслау күләме - 3 млн. сумгача. Әлеге этапта проектны гамәлгә ашыруга бюджеттан тыш чыганаклардан Фонд тәкъдим иткәннән ким булмаган күләмдә акчалар җәлеп итү зарури шарт булып тора.
3) Өченче этапны финанслау күләме - 2 млн. сумгача. Әлеге этапта предприятие тарафыннан проектны финанслашуның ике варианты мөмкин:
- бюджеттан тыш инвестицияләрне җәлеп итү (вариант - инвестицияләү);
- предприятиенең үз акчаларын җәлеп итү (вариант - үзлегеннән үсү).
Гаризалар 2019 елның 11 февраленә кадәр кабул ителә. Катнашу шартлары белән шушы сайтта танышырга мөмкин: http://fasie.ru/programs/programma-start/#uslovia
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте