Иң яхшылар өчлегендә: Түбән Каманың үсеш стратегиясе федераль дәрәҗәдә югары бәя алды

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Санкт-Петербургта "Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: киләчәк стейкхолдерлары" XVII Россиякүләм форумы старт алды. Форум эшенең беренче көнендә әһәмиятле вакыйгаларның берсе Муниципаль стратегияләр конкурсында җиңүчене билгеләү иде, аның финалына үз проектларын Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында турыдан-туры яклаган илнең җиде төбәге чыкты. Финалистлар исәбендә – Түбән Кама муниципаль районы.

Ярымфинал 25 сентябрьдә Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасында узды. Ул вакытта 24 конкурсант – Россиянең 18 төбәгендәге 10 шәһәр округыннан, 13 муниципаль районнан һәм бер шәһәр җирлегеннән вәкилләр турыдан-туры форматта үзләренең социаль-икътисадый үсеш стратегияләрен яклады. Ярымфинал нәтиҗәсендә киләсе этапка барлыгы 7 претендент чыкты: Кинель шәһәр округы (Самара өлкәсе), Кирово-Чепецк шәһәр округы (Киров өлкәсе), Каргасокск районы (Томск өлкәсе), Кош-Агач районы (Алтай Республикасы), Первомай районы (Тамбов өлкәсе), Иске Оскольск шәһәр округы (Белгород өлкәсе) һәм Түбән Кама муниципаль районы (Татарстан Республикасы).

Конкурс финалы "Иң яхшы муниципаль стратегия 2018" баш номинациясендә узды, аның кысаларында муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең презентацияләре тыңланды. 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин жюри әгъзаларына һәм Конкурсның оештыру комитетына 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрле план чорына Түбән Кама муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен презентацияләде.

Муниципаль үсеш стратегиясе 2016 елда кабул ителгән иде. Проект республика дәрәҗәсендәге министрлыклардан һәм ведомстволардан, шулай ук Кама агломерациясенә керә торган районнардан уңай бәяләмә алды.

Түбән Кама муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясенең төп бурычы – ул территория потенциалын максималь нәтиҗәле гамәлгә ашыру, шул исәптән кече һәм урта бизнес өлкәсендә, территорияне алга таба үстерү өчен кешелек потенциалын, аның үз-үзен гамәлгә ашыруы өчен мөмкинлекләрне саклау һәм үстерү, яшәеш өчен уңайлы һәм цивилизацияле шартлар булдыру әһәмияткә ия.

Үсеш стратегиясен эшләү кысаларында, бүген үзенең чыгышында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин билгеләп узганча, алга таба гамәлләрнең стратегик планы төзелгән һәм Түбән Кама территориясенең без күрергә теләгән "булачак күренеше" формалаштырылган. 

Сүз уңаеннан, Стратегияне эшләү барышында уздырылган анализ күрсәткәнчә, Түбән Каманы хәзергечә кабул итү – ул яшь "яшел", җыйнак шәһәр-завод. Түбән Каманы яңача кабул итү – анда яшәүче һәркем өчен гармонияле үсеш территориясе, нефть химиясенең, икътисадның хәзерге тармакларының һәм уңайлы яшәеш тирәлегенең гармонияле бәйләнеше. Түбән Камада яшәүченең хәзерге портреты, уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә – ул нефть химиясе хезмәткәре. Яңа портрет ул – тормышта үз шөгылен табып, максатларына ирешүдә ирекле сайлап алу мөмкинлегенә ия булган заманча кеше. 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин үзенең чыгышы кысаларында шулай ук шәһәр территориясендә һәм районда эшләнгән Стратегия кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар турында да сөйләде. 

Моннан тыш, муниципаль стратегияләр конкурсы кысаларында "Акыллы стратегия – акыллы шәһәр" номинациясендә һәм Green Мobility Аward кысаларында "Егерме беренче гасыр кешеләре өчен шәһәрләр" номинациясендә Әлмәт районын бүләкләү тантанасы булды.

Форум кысаларында "Стратегияне бергә гамәлгә ашырабыз: хакимиятнең, бизнесның һәм җәмгыятьнең нәтиҗәле коммуникациясе" панель дискуссиясе узды. Сессиядә Татарстан икътисад министры урынбасары Олег Пелевин Татарстан Республикасы гражданнарын идарә процессына җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул "Халык контроле" системасы, территориаль иҗтимагый үзидарә, гражданнарның үзара салымы, паркларны һәм скверларны проектлау турында иҗтимагый фикер алышу, хакимият органнарының максатлары һәм бурычлары, инвестиция проектлары турында сөйләде. Моннан тыш, ул быел эшли башлаган стратегик инициативалар сайты турында сөйләде, биредә теләге булган һәркем Стратегия-2030 өстәмә кертү инициативасы турында белдерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International