Фәрит Габделганиев: «Казакъстан белән безне тыгыз хезмәттәшлек бәйли». «Астана» финанс үзәге мөмкинлекләрен Татарстан эшкуарларына тәкъдир иттеләр

2018 елның 19 октябре, җомга

Бүген «Астана» халыкара финанс үзәге Татарстан эшкуарларына үз мөмкинлекләрен тәкъдир итте. Очрашу Казанда узды. «Астана» үзәге Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев инициативасы белән булдырылган һәм ул киләчәктә бөтен Евразия регионы өчен финанс хабы булырга тиеш.

«Казакъстан Республикасы белән безне тыгыз хезмәттәшлек бәйли, - дип билгеләп үтте Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев, - моны безнең Республикалар арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше дә күрсәтеп тора. Татарстанстат мәгълүматлары буенча 2017 һәм 2018 елда гына да ул 1 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән. Узган ел "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциясез микрокредит компаниясе һәм "Даму" эшкуарлыкны үстерү фонды" АҖ (Казакъстан Республикасы) арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге ярдәмендә 28 КУЭ субъекты Казакъстаннан 86 контрагент белән экспорт контракты төзеде».

Астанада финанс үзәгенең төп эш юнәлешләре - капитал базарларын үстерү, активларга идарә итү, ислам финанс секторын үстерү, шәхси затлар акчалары белән идарә итү, яңа финанс технологияләре, шулай ук «Яшел» финанслар өстенлеге.

 «Без Россия бизнесының яңа чыганаклардан финанс җәлеп итүгә мәнфәгатьле булуын күрәбез. Катлаулы икътисадый конъюнктурага карамастан, Россия компанияләре, бигрәк тә урта бизнес сегменты, актив үсә. Без Россия бизнесына, шулай ук Евразия төбәге компанияләренә үз үсеше өчен өстәмә акча җәлеп итәргә ярдәм итәчәк финанс инструментларың киң җыелмасын тәкъдим итәргә әзер», - дип шәрехләде «Астана» халыкара финанс үзәге идарәчесе Кайрат Келимбәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International