Казанда "Яшь педагогларның һөнәри үсеше һәм карьерасы: компетентлы якын килү" дип исемләнгән зур мәгариф программасы төгәлләнде, анда Татарстан Республикасының яшь педагоглары (Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең территориаль клуб, ассоциация, совет, комиссия рәисләре) катнашты. Программаны Яшь педагоглар советы белән берлектә Мәгарифне үстерү институты гамәлгә ашырды.
Программа чараларының берсе "Фандрайзинг. Мәгариф оешмаларын үстерү өчен грант ярдәменнән файдалану" лекция-презентациясе булды, аны "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциясез микрокредит компаниясенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге (социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга (СЮ КО) ярдәм итүнең ресурс үзәге) җитәкчесе Антон Дыганов үткәрде.
Чара җанлы фикер алышулар һәм бәхәсләр рәвешендә узды. Аның барышында тыңлаучылар дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр өчен дә, нәтиҗәле партнерлык мөнәсәбәтләрен булдырган сурәттә, киң спектрда грант программаларын алу мөмкинлеге булуы хакында, социаль проектны әзерләүгә һичшиксез җаваплы якын килергә кирәклеге, әгәр проект ярдәм алмаган икән, өметсезлеккә бирелмәскә, ә иң мөһиме Татрстан Республикасында социаль проектлау һәм фандрайзинг мәсьәләләрендә бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтергә әзер КОга ярдәм итүең ресурс үзәкләре булуы турында белде.