1-2 октябрьдә Казанда Redenex халыкара тикшеренү компаниясе тарафынан оештырылган әйберләрнең интернет технологиясе буенча Бөтендөнья санлы саммиты (IoT World Russia Summit) узды.
Чарага 25 илдән 900 чамасы делегат һәм 120 эксперт килгән иде, алар санлы трансформациягә, әйберләрнең сәнәгать интернетына, акыллы энергетикага, инновацияле шәһәрләр төзелеше һәм IoT- стартаплар үсешенә, блокчейн һәм кибериминлеккә багышланган панельле бәхәсләрдә катнашты.
Саммитны вице-премьер - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина ачты. "Әйберләр интернетына багышланган саммитның инде икенче ел рәттән бездә, Татарстанда уздырылуы очраклы түгел. Бездә санлы икътисад чорына күчү өчен уңайлы шартлар тудырылган: республика халкы инде күптәннән һәм бик актив рәвештә электрон сервислардан файдалана, интернет челтәренә киң полосалы үтеп керү мөмкинлеге дәрәҗәсе арта, кибериминлек технологияләре үсә", - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов.
Вице-премьер катнашучыларга Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведевның сәламләү сүзләрен укып үтте, ул һәммә кешегә уңышлы эш теләгән, һөнәри һәм нәтиҗәле бәхәсләрнең яңа эшлекле багланышларга һәм яңа идеяләрне гамәлдә куллануга китерәчәгенә ышанычын белдергән иде.
Татарстанның Инвестиция үсеше агентлыгы башлыгы республика әйберләр итернетының федераль дәрәҗәдәге үзәгенә әверелер, дип ышана. "Без әлеге саммит үсәр һәм камилләшер дип уйлыйбыз. Без аны ел саен үткәрергә ниятлибез. Бөтенроссия дәрәҗәсендәге мондый чара нәкъ менә бездә үткәрелсен иде".
Чара барышында базарларның һәм бизнесның санлы трансформациясенә, сәнәгатькә бәйле яңа карашларга, акыллы шәһәр мохитенә һәм технологик эшкуарлыкка багышланган пленар сессияләр һәм экспертларның чыгышлары булды.
"Бүгенге көндә әйберләрнең сәнәгый интернет технологияләре исәп модельләренең тере, өзлексез гамәлдә булган төргә, яки санлы "игезәккә" әверелү мөмкинлеген бирде. Бу нәрсәне аңлата соң? Ягъни электр эшләп чыгара торган станция планнан тыш ремонтка туктамаячак, самолет вакытында һәм имин рәвештә рейсына очачак, безнең кесә телефоннары кебек, яңа "прошивкалар" алып, автомобильләр яхшыра барачак, дигәнне аңлата, - дип сөйли "Санлы трансформация фабрикасы"ның башкарма директоры Андрей Крылов. - Әлеге технологияләр әйберләрне ышанычлырак һәм сыйфатлырак итеп ясарга мөмкинлек бирә.
СИБУР компаниясенең "Индустрия 4.0" юнәлеше җитәкчесе Валерий Черепанов сүзләренчә, "индустрия 4.0" бурычы - системаларны автоном эшләргә һәм зур күләмдә мәгълүмат анализы нигезендә мөстәкыйль рәвештә карар кабул итәргә өйрәтү. "Санлы проектларны уңышлы сафка бастыру өчен, ахыргы нәтиҗәдә һәркемнең мәнфәгате булган кроссфункциональ команда туплау, үзгәрешләрне югары дәрәҗәдә ярдәм белән тәэмин итү, бизнесны ишетү һәм санлы карарларны гамәлгә керткәндә аның ихтыяҗларына йөз тоту зарур. Барлык мәнфәгатьле якларның тулаем җәлеп ителүе генә заказчы көткәнгә тулысынча яраклы һәм аңа файдалы продуктны гарантияли", - дип билгеләп үтте СИБУР вәкиле.
Санлы трансформациягә сәнәгать компанияләре генә түгел, бөтен бер шәһәрләр дучар, дип белдерә экспертлар. Әгәр дә башлангыч этапта "смарт-сити" термины белән шәһәрләрне мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрү технологияләре аталса, хәзер бу кешеләрнең тормыш сыйфатын арттыру өчен әйберләр интернетының төрле технологияләрен куллануны күздә тоткан тулы бер үсеш концепциясенә әверелде.
Шәһәр мохитенә мәгълүмат технологияләрен кертүнең халыкара тәҗрибәсе белән Cities of People (Бельгия) компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Карл-Филип Коэнеграхтс уртаклашты. Аның фикеренчә, акыллы шәһәр - ул, барыннан да элек, кешеләр өчен шәһәр. Әйтик, ул үзе стратегиясе буенча озак вакытлар баш белгеч булып эшләгән Гент шәһәре менә дигән үрнәк булып тора: кала теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен ачык һәм дустанә. Җирле муниципаль хакимиятләр экологик иминлек һәм гомуми муллык принципларына нигезләнеп төзелгән диверсификацияле икътисадны тормышка ашырырга омтыла.
"Акыллы" энергетика аерым юнәлешкә чыгарылган иде. Аерым алганда, "Транснефтьэнерго" ҖЧҖ генераль директоры Сергей Емельянов компаниядә кертелгән IIoT-карарларның энергия ресурсларына чыгымнарны ничек киметергә мөмкинлек бирүе хакында сөйләде.
Саммитның иң беренче карарларыннан берсе "НИИ СТТ" АҖ, "Иннополис Сити" АҖ һәм "Иннополис" Махсус икътисадый зонасының Иннополиста Россиядә беренче NB-IoT ачык челтәрен җәелдерү булды.
"НИИ СТТ" АҖ вәкиле Илья Тихонов сүзләренчә, челтәрне җәелдерүнең төп максаты - әйберләр интернеты өчен карарлар эшкәртүчеләрне яңа NB-IoT стандартын кулланырга һәм үз сынауларын чын шартларда үткәрергә этәрү. "Җайланма җитештерүчеләр аларны сигналның башлангыч ноктадан база станциясенә кадәр үтүен чын шартларда булганча тикшерә алсын өчен, база станциясе урамда урнаштырылачак һәм номиналь куәтенә эшләячәк. Якын арада, каршылыкларны булдырмау максатыннан, ешлыклар, куәтләр һәм башка характеристикалар күрсәтелгән техник тасвирлама әзерләнәчәк", - дип сөйләде ул. "НИИ СТТ" АҖ вәкиле шулай ук Иннополис җитәкчелегенең оперативлыгын билгеләп үтте - "барлык кирәкле мәсьәләләрне без бер көн эчендә хәл иттек".
Саммитны Leading Digital Transformation белем бирү программасы тәмамлады, аны 3 октябрь көнне Казанның югары технологияләр өлкәсендәге "ИТ-парк" технопаркы мәйданчыгында Cass Buisness School (Бөекбритания) менеджмент кафедрасы мөдире Джанвито Ланзолла үткәрде. Спикер санлы үзгәрешләр, бизнес-модельләр трансформациясе һәм рисклар белән идарә итү концепцияләрен төзү инструментлары белән уртаклашты.
Чара Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Инвестиция үсеше агентлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Иннополис инновацион шәһәре һәм "ИТ-парк" мәгълүмат технологияләре өлкәсендә технопарк" ДАУ теләктәшлегендә узды.
Саммитның махсус партнеры - "Транснефтьэнерго" ҖЧҖ. Партнерлар - Gradient Kilby, Neoflex, Quarta, Fortinet, Advantek Engineering, Aurora, Санлы трансформация фабрикасы, Selectel, Moxa, «НИИ СТ» АҖ, РТС, TEKO, Tibbo Systems, ITSumma, HeadPoint.
2019 елның 1-2 октябрендә киләсе IoT World Summit Russia саммитында очрашканга кадәр.
Чара турында тулырак түбәндәге сайтта:
http://iotworldsummit.ru