Яшел Үзәндә "Бердәм Россия" көннәре" узды. "Сәламәт киләчәк һәм "Яңа мәктәп" проектлары кысаларында 5 мәйданчык эшләде. Район Мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясе төбәк бүлеге Секретаренең проектлар эшчәнлеге буенча урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә инвалид балаларга ярдәм күрсәтү өлкәсендә социаль юнәлешле коммерциясез оешма (СЮ КО) вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды.
"Республикада инвалид балаларның ата-аналары бик актив, социаль челтәрләрдә төркемнәр, коммерциясез оешмалар төзи. Әмма еш кына без түбән дәрәҗәдәге хәбәрдарлыкка юлыгабыз. Алар инвалид балаларны тернәкләндерү белән шөгыльләнү өчен нинди мөмкинлекләр булуын, иҗтимагый оешмага республика һәм федераль дәрәҗәдә нинди грантлар алырга мөмкинлеген һәрвакыт та күз алдына китерми. Бәлки, аларга социаль проектлауның хокукый базасы белү генә һәрчак җитәрлек түгелдер.Әлеге мәйданчыклар стратегик әһәмиятле", - дип ассызыклады Римма Ратникова.
Түгәрәк өстәл эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Социаль өлкәдә инновацияләр үзәге (СЮ КОга Ярдәм итүнең ресурс үзәге) вәкилләре катнашты, аларның һәркайсы СЮ КО белән эшләү тәҗрибәсе һәм теләсә нинди максатларга ирешергә, проектларны тормышка ашырырга мөмкин булуы һәм ярдәмнең төрле чыганаклары булуы хакында сөйләде.
"Коммерциясез оешмаларга мәгълүмати ярдәм - иң мөһимнәреннән берсе. Безнең үзәк Коммерциясез оешмалар конкурслар һәм грантлар турында белсен өчен барын да эшли. Тик бу гына да аз. Әле тагын сыйфатлы социаль проект, грант заявкасы әзерли белү мөһим. Моның өчен без Казан федераль университеты белән берлектә, шул исәптән районнарга барып, семинарлар һәм башка уку-укыту программалары үткәрәбез", - дип билгеләп үтте үз чыгышында СЮ КОга Ярдәм итүнең ресурс үзәге җитәкчесе Антон Дыганов.
"Балаларда - көч" Хәйрия фондының социаль проектлар җитәкчесе Нина Костенко төп тезисларның берсен белдерде: "Коммерциясез оешманы үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Төрле программалар бар. Иң мөһиме - мәгълүмат алырга омтылу, һәм моның өчен ресурс үзәкләренә рәхмәт. Өстәвенә, дус булу һәм партнерлык мөнәсәбәтләренә омтылу да зарур".
Түгәрәк өстәл тәмамлаганда КО вәкилләре үз эшчәнлекләре, алга таба уртак эштән нәрсә көтүләре турында сөйләде, шулай ук шәхси консультацияләр алды.