Белем бирүнең инновацияле мохите. Татарстан һәм Икътисадый үсешне тизләтү институты уртак проектны гамәлгә ашырырга ниятли

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Икътисадый үсешне тизләтү институты (Рыбаков Фонд)" фонды хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында Петербург форумында катнашу йомгаклары буенча  булган брифингта Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Уртак чаралар үткәрү, эшчәнлек нәтиҗәләренә бергәләп анализ ясау һәм озак вакытка каралган үсеш планнарын төзү, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә  түбәндәге юнәлешләр буенча иҗтимагый әһәмиятле проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыру юлы белән, планлаштырыла:   «Мөмкинлекләр тигезлеге», «Преактум», «Р2» һәм «Эквиум», Конкурс программалары. Моннан тыш, килешү кысаларында белем бирүнең инновацияле мохитен булдыру һәм үстерү планлаштырыла, ул түбәндәгеләргә җирлек тудырачак:

уку-укыту процессында катнашучыларның мәгълүмат культурасын һәм компьютерларны белү дәрәҗәсен арттыруга;

уку процессында һәм укудан тыш эшчәнлектә белем алучыларның мәгълүмати-коммуникацион компетентлыгын булдыруга, дивергент һәм конвергент фикерләвен үстерүгә;

белем бирүнең заманча технологияләреннән һәм уку-укыту процессын индивидуальләштерүгә һәм вариатив итүгә юнәлтелгән укыту алымнарыннан педагогик хезмәткәрләрнең файдалана алуын булдыруга.

Югарыда күрсәтелгән чаралар Россия җәмгыятен һәм икътисадын, эшкуарлык, мәгариф өлкәсендә һәм социаль өлкәдә яшь профессионал кадрларның һәм коллективларның социаль һәм һөнәри мобильлеген үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

 Белешмәлек:

Фонд эшкуарлык берләшмәләрен үстерү һәм икътисад белән инновацияләр өлкәсендә яшь талантларга ярдәм итү программаларын эшли һәм гамәлгә кертә.

Фонд эшчәнлеге өч юнәлешне үз эченә ала: эшкуарлык, мәгариф һәм коммерциягә карамаган оешмаларны үстерү.

Казанда КДЭУ, КФУ һәм КНИТУ югары уку йортларында 118 катнашучыдан гыйбарәт командалар төзелгән, алар тарафыннан студентларның 34 эшкуарлык проекты (IT-юнәлеш, энергетика, бизнес-квест, кафе һ.б.ш.) әзерләнә.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International