Халык санын якынча исәпкә алып карау заманча IT ысуллар кулланып оештырыла

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

2018 елның халык санын якынча исәпкә алып карау яңа форматта уздырылачак.  Фатирларга йөрү вакытында планшетлы компьютерлар кулланылачак, бу халык санын алу нәтиҗәләренең тулылыгын, сыйфатын һәм оперативлыгын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу турында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Моннан тыш, сан алу эшенең тизлеген арттыру өчен, ГИС ярдәме булган интерактив карта да тәкъдим ителә. Белгечләрне участоклар буенча бүлү һәм маршрутларны автомат рәвештә төзү әлеге эшкә кеше факторының йогынтысын юкка чыгарырга мөмкинлек бирә.

Mobile Connect (Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында Идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында (ЕСИА) расланган исәпкә алу язуы булганда кәрәзле телефон номеры буенча кулланучыны тәңгәлләштерү) системасын кертү шулай ук мәгълүмат туплауда яңалык булып тора. Халык сан алуның төп үзенчәлеге Интернет челтәрендә "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша сораштыруны мөстәкыйль үтә алу мөмкинлеге булачак. Электрон cан алу кәгазен 2018 елның 1 октябреннән 10на кадәр тутырырга була. "Хәзер безнең төп бурыч ИАБСнда расланган исәп язулы теркәлгән кулланучыларның санын арттыру, ахыр чиктә бу интернет аша сан алу эшенең нәтиҗәлелеген арттырачак", - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры урынбасары Азер Талыбов түбәндәге темага оештырылган түгәрәк өстәл барышында:   "Статистикада цифрлы трансформация. 2018 елның якынча халык санын алып карау барышында нәрсәне сынап караячаклар?"

Киләчәктә көтелгән халык санын алу күрсәткечләр белән идарә итүнең милли системасын (НСУД) формалаштыруда иң мөһим компонентларның берсе санала. НСУДны кертү күрсәткечләр белән идарә итү системасын эшләтүнең кайбер сорауларын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән:

- җыела торган мәгълүматларның чыганакларының, методикаларының, максат һәм күләмнәренең үтә күренмәле булмавы;

чыганакларның күптөрлелеге һәм алардагы мәгълүматның каршылыклы булуы;

- икътисадның реаль секторын оештыруга, коммерциячел булмаган оешмаларга һәм барлык дәрәҗәләрдәге хакимият органнарына артык зур йөкләнеш, һәм нәтиҗә буларак җыела торган мәгълүматның кабатланулы булуы;

күпсанлы мәгълүмат системаларын һәм тиешле оештыру-идарә инфраструктурасын булдыруга, ярдәм итүгә һәм үстерүгә бюджет системасының акланмаган югары чыгымнары;

Әлеге система бизнесның хисап тапшыру буенча транзакцион чыгымнарын киметергә һәм дәүләт тарафыннан җыела торган мәгълүматының сыйфатын күтәрү   мөмкинлек бирәчәк. НСУД концепциясенә шулай ук мәгълүматның альтернатив чыганакларын куллану идеясе, аерым алганда, мобиль оператор яисә банкларның  деперсонификацияләнгән мәгълүматлары, онлайн-касса турында хәбәрләр һәм  анализлаганнан соң башка ихтимал чыганаклар салынган.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International