Чит ил паспорты бирү буенча хезмәт алу чорлары үзгәртеләчәк

2017 елның 17 ноябре, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 11 ноябрендәге 2496 номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына "Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында" Федераль закон статьясына үзгәреш кертү турында" федераль закон проекты кертелде.

Закон проектында Россиядән читтә Россия Федерациясе гражданинының шәхесен таныклаучы, шул исәптән мәгълүматның электрон саклагычын үз эченә алган паспортны рәсмиләштерү һәм бирү чорын гаризаны сәфәр урыны буенча тапшырган очракта дүрт айдан өч айга кадәр кыскарту тәкъдим ителә.

Закон проектын кабул итү гражданнарга чит ил паспортларын бирү хезмәтләренең уңайлылыгын һәм үтемлелеген арттырырга булышачак һәм вакыт сарыфларын кыскартачак.

Закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 9 ноябрендәге утырышында каралды һәм хупланды.

Федераль закон проекты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасының рәсми сайтында, түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://sozd.parlament.gov.ru/bill/314961-7.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International