2017 елның 18 октябрендә "2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" Татарстан Республикасы законы проекты хакында фикер алышу буенча Түбән Камада, Питрәчтә һәм Апаста зональ киңәшмәләр булып узды.
Чараларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республикадагы министрлыкларның һәм җирле үзидарә органнарының вәкилләре катнашты.
2018-2020 елларга республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразы турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасарлары Олег Пелевин, Айрат Шәмсиев, Булат Хаҗиәхмәтовлар чыгыш ясады.