2017 елның 28 сентябрендә булып узган "Дәүләт секторында мәгълүмати-коммуникация технологияләре: санлы җәмгыять юлында" МКТ конференциясендә дәүләтне шартлы (облачный) модель базасында мәгълүмат ресурсларының үзәкләштерелгән системасына эзлекле рәвештә күчерү мәсьәләләре каралды. Чыгыш ясаучылар билгеләп узганча, дәүләт системасының иминлеген тәэмин итү һәм гражданнар өчен дәүләт сервисларын үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының Дәүләт идарәсе департаменты директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Павел Малков үзенең чыгышында билгеләп узганча, соңгы елларда дәүләт хезмәтләрен үстерү һәм камилләштерү өлкәсендә җитди үсешкә ирешелде, һәм ул якын киләчәккә бурычларны һәм перспективаларны да билгеләп китте.